31.03.2023

31 мартта Татарстан Хисап палатасының Алексей Демидов рәислегендәге Коллегиясе 2020-2021 елларда һәм 2022 елның 11 аенда Нурлат муниципаль районында бюджет акчаларын,дәүләт һәм муниципаль милекне куллануны тикшерү нәтиҗәләрен раслады.

Тикшерү чарасы барышында 268 млн. сумлык хокук бозулар ачыкланды, шуларның 99,7 проценты юкка чыгарылырга тиеш, дип хәбәр итте тикшерү җитәкчесе Александр Якупов.

Барыннан да элек, бу бухгалтерлык исәбе өлкәсенә кагыла, аңа хокук бозуларның иң күп күләме туры килгән – 142,8 млн. сум.

Муниципаль милек белән идарә иткәндә дә бюджет кагыйдәләреннән чигенүнең шактый очраклары ачыкланган.

Шулай итеп, «Промочистка» ҖЧҖ, килешүле мөнәсәбәтләре булмый торып, 68,5 млн. сумлык су белән тәэмин итү һәм су бүлеп бирү челтәрләрен үзенең коммерция эшчәнлегендә файдалана.

Чишмә авылында 2018 елда республика бюджеты акчасына 3,5 млн. сумлык суүткәргеч төзегәннәр, аны муниципаль милеккә тапшырганнар. Һәм... паузага куйдылар. Әлеге пауза инде 5 ел дәвам итә. «Шул вакыт дәвамында челтәрләргә ихтыяҗ юк. Чөнки тикшерү уздыру вакытына аларга бер генә кулланучы да тоташтырылмаган», – белдерде аудитор.

Шулай ук файдаланыла торган җир кишәрлекләренә аренда килешүләре булмауның 6 очрагы ачыкланды. Мәсәлән, Нурлат шәһәрендә 1 мең кв. м мәйданлы төзелеш материаллары базарына якын җирләр шулай ук коммерция максатларында файдаланыла.

Ел саен муниципаль казна җир асты байлыкларыннан файдалану эшләрен уздыру өчен кишәрлекләр биргәндә нефть компанияләре белән килешүләр буенча да шактый югалта. Җир законнары алар белән сатулашу уздырмыйча гына аренда килешүләре төзергә мөмкинлек бирә. Әмма, аудитор билгеләп үткәнчә, Хисап палатасы тикшергән барлык килешүләрдә аренда түләве күләмен исәпләү өчен коэффициент дөрес күрсәтелмәгән: кишәрлекнең кадастр бәясеннән 2% урынына кв. метр өчен 2 сум исәпләү кулланылган.

– Әйе, карап бетермәгәнбез, – диде Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, квалификацияле белгечләрнең булмавы һәм кадрларның еш алмашып торуына зарланып. – Хисап палатасы тикшерүе бик вакытлы булды, безгә барысын да аңлаттылар. Әлеге килешүләр белән, чыннан да, тәртип урнаштырырга кирәк дип саныйм. Әлеге ел азагына кадәр кадастр мәсьәләләрен хәл итәрбез һәм барлык килешүләрне дә рәсмиләштерербез.

Ревизорлар шулай ук җир кишәрлекләреннән аларның категориясенә туры килмәгән хәлдә файдалану фактларын да ачыклады. Мәсәлән, физик зат милкендәге авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге кишәрлектә асылда нефть-газ сәнәгате объектлары урнашкан. Җир кишәрлекләре белән эш итүгә бәйле хокук бозулар аркасында җирле бюджетка акча түләмәүнең гомуми суммасы 16,4 млн. сум тәшкил иткән.

Нурлат муниципаль районының ТКХ идарәче компаниясенә ел саен җирле бюджеттан финанс ярдәме күрсәтелә, һәм ул анализлана торган чорда 14 млн. сумга якын тәшкил иткән.

– Шул ук вакытта чыгымнарны каплауга субсидияләр бирү тәртибе бюджет законнары таләпләренә туры килми. Аерым алганда, аның күләмен билгели торган мәгълүматны күрсәтеп, субсидия күләмен яисә исәпләү тәртибен җайга сала торган нормалар юк, бу аны күрсәтүнең нигезлелеген бәяләргә мөмкинлек бирми. Шул рәвешле, җирле хокукый акт бюджет законнары нормаларына туры китерүне таләп итә, – дип билгеләде Александр Якупов.

Хисап палатасы коллегиясе муниципаль берәмлек башлыгына күрсәтмә җибәрергә һәм Росреестрның һәм Россельхознадзорның республика идарәләренә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләреннән файдалануның максатчан булмау очраклары турында хәбәр итәргә карар кабул итте. Тикшерү материаллары билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырыла.



Фоторепортаж: Заседание Коллегии Счетной палаты Республики Татарстан (31 марта 2023 г.)


Документлар