7 мартта Хисап палатасы коллективы хатын-кызларын якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар.
Наташа Королеваның сары тюльпаннар аерылышу хәбәрчеләре дигән җыры сүзләренә каршы килү булса да, кызларга аллы-гөлле чәчкәләр бүләк ителде. Безнең очракта мондый бүләк корпоратив бердәмлек, үзара аңлашу, гармония һәм язгы кәефнең якты бер символы булып торды.
Бәйрәм белән, безнең кадерле хатын-кызларыбыз!
Бәйрәм белән, безнең кадерле хатын-кызларыбыз!