06.03.2023

Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләренең чираттагы спартакиадасының беренче стартлары узды.

4 мартта Тынычлык бистәсендәге яңа Чаңгы-биатлон комплексы трассасында чаңгыда узышу буенча ярыш узды.
Анда министрлык һәм ведомстволарның 22 командасын тәкъдим иткән 88 хезмәткәр катнашты. Ярышлар форматы традицион булып кала: ир-атлар – 3 км, хатын-кызлар 1 км дистанцияне үттеләр.
Дмитрий Максимов, Яна Сигал, Алина Салюкова һәм Никита Борисов составындагы Хисап палатасы командасы узган елгы нәтиҗәсен кабатлап, финишка 10 булып килделәр.



Документлар