17.02.2023

17 февральдә Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре ике видеоконференциядә катнашты.

Россия Муниципаль тикшерү-хисап органнары берлеге «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашырганда ишегалды территорияләрен һәм иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә тышкы муниципаль финанс тикшерүен уздыру практикасы» дигән түгәрәк өстәл үткәрде. Дискуссия барышында Пермь, Красноярск, Липецк, Ставрополь, Сургут муниципаль ТХП вәкилләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Аннары РФ Хисап палатасы һәм РФ Төзелеш министрлыгы тарафыннан оештырылган вебинарда инвестиция-төзелеш проектын гамәлгә ашырганда контракт сметасын төзү һәм аны корректировкалау, объект төзелешенең смета бәясен билгеләү, шулай ук контрактның үзгәрешле бәясенә күчү, илкүләм проектларны гамәлгә ашырганда төзелешнең төп функцияләренә күчү мәсьәләләре буенча фикер алышу узды.



Фоторепортаж: Сотрудники Счетной палаты Татарстана приняли участие в двух видеоконференциях (17 февраля 2023 г.)


Документлар