13.02.2023

13 февральдә Татарстан Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәков Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты һәм комитет каршындагы Экспертлар советының берләштерелгән утырышында чыгыш ясады, анда ул 2020-2022 елларда халыкның мәшгульлегенә булышлык итү өлкәсендә, инвалидларны эшкә урнаштыруда озатып йөрүне оештыру чараларын да кертеп, программаларны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән бюджет акчаларыннан файдалануның нәтиҗәлелеге турында республика Хисап палатасының хисабын тәкъдим итте.

Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Моннан бер ай элек Хисап палатасы аудиторы бу мәсьәлә буенча профильле социаль сәясәт комитеты депутатларына хәбәр иткән иде инде. Әмма теманың көн кадагында, кискен социаль булуы һәм Хисап палатасы аудитында күтәрелүе Дәүләт Советының баш комитеты – бюджет, салымнар һәм финанс комитеты парламентарийларының игътибарын җәлеп итмичә калмады.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанованың барлык ачыкланган хокук бозулар төзәтелә, ә хокук бозучыларга карата дисциплинар түләтүләр кулланыла дигән мәгълүматын депутатлар тиешенчә кабул итте. Һәм бар игътибарны инвалидларны эшкә урнаштыруны оештыру мәсьәләсенә юнәлдерделәр.

Фикер алышу барышында билгеләп үтелгәнчә, республика министрлыгы бу юнәлештә актив эшли һәм билгеле бер уңышларга ирешелде дә инде. Шул рәвешле, мәшгульлек үзәкләренә эш эзләү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр саны анализлана торган чорда ике тапкыр кимегән.



Фоторепортаж: Совместное заседание Комитета Государственного Совета по бюджету, налогам и финансам и Экспертного совета при комитете (13 февраля 2023 года)


Документлар