13.02.2023

11 февральдә Казанда «Россия чаңгы юлы» бөтенроссия массакүләм ярышлары кысаларында инде традициягә кергән чаңгыда йөгерү узды, стартка Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре дә чыкты.

Чаңгы трассалары биш урында әзерләнгән иде. Шуларның берсе – Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексы – сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны беренче тапкыр үзендә кабул итте.

Башта профессионал спортчыларга старт бирелде, алар 5 һәм 10 чакрым аралыкта көч сынашты. Соңрак массакүләм ярышлар узды, арт сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле катнашучылар өчен аерым старт игълан ителде.



Фоторепортаж: Лыжня России 2023


Документлар