09.02.2023

8 февральдә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясенең Алексей Демидов рәислегендәге утырышында 2020-2021 елларда һәм 2022 елның беренче яртыеллыгында республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре инфраструктурасын үстерү һәм тоту буенча чараларны тәэмин итүгә бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын максатчан һәм нәтиҗәле файдалануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Моңа кадәр Хисап палатасы министрлыкларны бу юнәлеш буенча тикшермәгән иде. Анализ үткәрелгән чорда аларга бюджеттан 433,4 млн. сум бүлеп бирелгән. Әлеге акчалар «Татарстан Республикасының инженерлык челтәрләре баш идарәсе» ДКУ һәм «Электр челтәрләре» ДУПенә су белән тәэмин итү системаларын, каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгару өчен мәйданчыкларны, коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрен туендыра торган электр челтәрләре объектларын ремонтлау, реконструкцияләүгә юлланды. Һәм, тикшерү күрсәткәнчә, йөкләмәләрне башкару тиешле дәрәҗәдә тормышка ашырылмаган.

Аерым алганда, аудитор Александр Якупов күрсәтелгән ярдәмгә иҗтыяҗ булмау очракларын билгеләп үтте. Шулай итеп, бакчачылык ширкәтләре тарафыннан гомуми бәясе 12 млн. сумнан артык булган бюджет чаралары хисабына төзелгән һәм сатып алынган су белән тәэмин итү объектлары (ике скважина, ике насос станциясе, 7 су җыю башнялары), ике чүп җыю мәйданчыгы, 47 контейнер һәм 11 бункер эксплуатацияләнми. Ә Яшел Үзән районында эшкәртелә торган җир кишәрлекләре юк дәрәҗәсендә булган «Мичуринский» коммерциячел булмаган дача ширкәтенә электр челтәрләре (бәясе 927,8 мең сумлык) сузылган.

Аудитор фикеренчә, мондый очраклар дәүләт тарафыннан ярдәм итәргә кирәк булган бакчачылык җәмгыятьләрен сайлау өчен төгәл критерийлар булмау нәтиҗәсе.

Бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре инфраструктурасын үстерү һәм тоту буенча кайбер чаралар 2013-2025 елларга авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукцияләре, чимал һәм азык-төлек базарларын көйләү дәүләт программасының «Хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм итү» подпрограммасы белән расланган күрсәткечләр белән туры килми. Мәсәлән, 2021 елга 33 скавижина бораулар каралган булса, чынлыкта 28е генә борауланган. Программа буенча контейнерлар һәм бункерлап урнаштыру каралмаган, ә чынлыкта 144 берәмлек сатып алынган. 2022 елда Төзелеш министрлыгы буенча чаралар гомумән планлаштырылмаган булган, әмма тикшерү барышында финанс чаралары бүленгәнлеге, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын төзекләндерүгә дә, су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлауга да контрактлар төзелгән.

«Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан шулай ук күрсәткечләрне чынлыкта башкарылган эшләр белән корреляцияләү башкарылмаган, – дип дәвам итте А.Якупов. – Шулай, подпрограмма белән трансформатор подстанцияләре һәм файдалануга тапшырылган һава һәм кабель линия чакрымнары белән тәэмин итүнең санлы күрсәткечләре билгеләнгән. Шул ук вакытта министрлыкта субсидияләр бирүгә килешүләр төзегәндә килешүләрне гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелегенә ирешү күрсәткече булып эшләр башкарылырга тиеш бакчачылык җәмгыятьләре саны тора».

Тикшерү чарасы барышында гомуми бәясе 1,5 млн. сумлык башкарылмаган эш өчен түләү ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозулар юкка чыгарылды, шул исәптән бюджетка 1,2 млн. сум кире кайтарылды.

Хисап палатасы шулай ук бюджет чараларын янга калдыру өчен резервлар булуына басым ясады. Шулай, «Электр челтәрләре» ДУП ремонт вакытнда демонтажлый торган материалларны һәм җиһазларны чынлыкта подрядчы оешмага сата. Шул ук вакытта республика бюджетыннан каплана торган яңа җиһаз һәм материаллар бәясе ул күләмгә кимеми. Моннан тыш, демонтаж вакытында подрядчы оешмага сатылган материалларны илтеп тапшыру буенча траспорт чаралары да капланган. ДУП тарафыннан шартлы рәвештә «кире кайтарыла торган сумма» дип атала торган механизм кулланылган очракта экономия 4,3 млн. сум тәшкил иткән булыр иде.

Әлеге тәкъдимне Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хуплый дип билгеләп үтте министр урынбасары Иван Колчин. Аның сүзләренчә, Субсидияләр бирү тәртибенә үзгәрешләр әзерләнгән. Аның буенча металлоломны кире кайтарган чакта барлыкка килә торган суммаларны субсидияләрнең гомуми күләменнән төшереп калдырып булачак.

– Хисап палатасы тикшерүенең төп нәтиҗәсе – дача ширкәтләре чыгымнарын субсидияләштерү турында Министрлар Кабинеты карары әзерләнә. Бу – без берничә ел көткән вакыйга, – дип билгеләп үтте төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Элеонора Әбүбакирова. – Индикаторлар өлешендә үзгәрешләр кертеләчәк һәм 2023 елдан акчалата чаралар бүлеп бирү механизмы бюджет законнары таләпләренә туры киләчәк.

– Мәсьәләгә шулай тиз реакция бирүегез бик яхшы, – дип фикер алышуга нәтиҗә ясады Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов. – Безнең бурыч – җәза бирү генә түгел, ә бозуларны ничек итеп төзәтү һәм яхшырту буенча киңәшләр бирү дә.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына күрсәтмәләр юлланды. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына җибәрелә.



Фоторепортаж: Заседание Коллегии Счетной палаты Республики Татарстан (08 февраля 2023 г.)


Документлар