08.02.2023

8 февральдә Россия Федерациясе Хисап палатасы аудиторы Андрей Батуркин видеоконференцэлемтә режимында 2022 елда РФ Хисап палатасы тарафыннан үткәрелгән тикшерү һәм экспертиза-аналитика чаралары нәтиҗәләре буенча җирләрдән файдалануны, җирләрне чикләү буенча аудит тәҗрибәсе, җирләр буенча дәүләт мониторингы үткәрү һәм җир ресурсларын исәпкә алу турында сөйләде.

Чараларның әзерлек этабында аудит дизайнын формалаштыру мәсьәләләре, вәкаләтле органнар эшчәнлеген анализлаганда аудит критерийлары, РФ хисап палатасы тарафыннан төзелеп, РФ Хөкүмәтенә һәм федераль башкарма хакимият органнары адресына юлланган тәкъдимнәр буенча фикер алышу узды. Шулай ук «Россия Федерациясе җир-мөлкәт комплексы белән идарә итү аудиты» чараларының тармак комплексы кысаларында тикшерүләр уздыру планнары тәкъдим ителде. Шулай ук «Россия Федерациясенең җир-мөлкәт комплексы белән идарә итү аудиты» чараларының тармак комплексы кысаларында 2023 елда тикшерүләр уздыру буенча планнар тәкъдим ителде.




Документлар