03.02.2023

3 февральдә Россия Хисап палатасының техник ярдәме белән Муниципаль тикшерү-хисап органнары советы тикшерү-хисап органнары өчен видеоконференцэлемтә режимында «2023 елда төзелеш эшләре. Төзелеш эшләрен классификацияләгәндә, исәпкә алганда һәм документлар әйләнәшен башкарган чакта һәм сатып алганда килеп чыга торган практик мәсьәләләр» дип аталган чираттагы вебинарын уздырды.

Сүз төзелеш эшчәнлеген җайга салучы норматив-хокукый актлар системасы, төзелеш процессында катнашучылар, эшләр, проект һәм башкару документациясен квалификацияләү, шулай ук еш очрый торган хаталар һәм хокукый яктан куркынычлар турында барды. Вебинарда катнашучылар игътибарын шулай ук төзелеш эшләрен дөрес итеп исәпкә алу һәм классификацияләү һәм ремонт эшләрен исәпкә алу һәм хисап бирүне дөрес чагылдырмаган өчен җаваплылыкка да юнәлтелде. Вебинар аерым практик очракларны тикшерү белән тәмамланды.










Документлар