16.01.2023

16 гыйнварда Татарстан Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәков Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында чыгыш ясады, анда ул республика Хисап палатасының 2020-2022 елларда халыкның мәшгульлегенә булышлык итү өлкәсендә программаларны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән бюджет акчаларыннан, инвалидларны эшкә урнаштыруда озатып йөрүне оештыру чараларын да кертеп, файдалануның нәтиҗәлелеге аудиты нәтиҗәләре турында хисабын тәкъдим итте.

Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
2020-2021 елларда һәм 2022 елның 9 аенда халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм чараларын гамәлгә ашыру буенча чараларны финанслау күләме 11,2 млрд сум тәшкил итте.
– Татарстанда халыкны эш белән тәэмин итү буенча 48 үзәк эшли. 2020 елда аларга эш эзләү буенча 159 мең кеше мөрәҗәгать иткән, һәм аларның 38 проценты эшкә урнаштырылган. 2021 елда 90 мең граждан эш эзләгән, шуларның 66%ы эш тапкан, – дип, уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте Илнур Мөбарәков.
Анализлана торган чорда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өлешендә шулай ук эшкә урнаштырылган инвалидларның мөрәҗәгать итүчеләр саныннан – 47%тан 64%ка кадәр артуы билгеләп үтелә.
Аудитор фикеренчә, резервлар әле бар, эш бирүчеләрне алга таба стимуллаштыру өчен инвалидлар хезмәте өчен табышка салым ставкасын киметү, инвалидлар хезмәте өчен түләүгә оешма чыгымнары күләмендә оешмалар мөлкәтенә салым түләүдән азат итү, транспорт салымын түләүдән азат итү рәвешендә салым ташламалары билгеләү мөмкинлеге буенча тәкъдимнәр кертергә кирәк.
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Хисап палатасының әлеге тәкъдимен хуплый, моны парламент утырышында министр урынбасары Клара Таҗетдинова да раслады.
Илнур Мөбарәков хәбәр иткәнчә, республика Хисап палатасы тарафыннан халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм өлкәсендә, аерым алганда, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыруда берничә проблема ачыкланган.
«Аерым муниципаль берәмлекләрдә халыкның мәшгульлек үзәкләре үткәргән вакансияләр ярминкәләре нәтиҗәләре буенча гражданнарның эшкә урнашуы тормышка ашмады», – дип дәвам итте аудитор. Аның сүзләренә караганда, эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче эшсез гражданнарны мондый очракларны төзәтү һәм эш белән тәэмин итүгә стимуллаштыру өчен, эшсез гражданнарның бу категориясе өчен һөнәри ориентация, социаль адаптация һәм психологик ярдәм эшчәнлеген активлаштыру максатка ярашлы.
Халыкның мәшгульлек үзәкләре тарафыннан 17,3 млн. сум күләмендә җибәрелгән барлык хокук бозулар арасында төп өлешне вакыты чыккан дебиторылк бурычы тәшкил итте – 86%.
Министр урынбасары Клара Таҗетдинова аңлатканча, хокук бозуларның күбесе тикшерү барышында юкка чыгарылган һәм бу юнәлештә эш дәвам итә.
– Тулаем алганда, министрлык һәм мәшгульлек үзәкләре эшчәнлеге гамәлдәге кануннар нигезендә төзелә һәм аерым төзәтмәләргә генә мохтаҗ, – диде сүзен тәмамлап Илнур Мөбарәков һәм республикада тармакның төп күрсәткечләренең берсе булып торган мәшгульлек дәрәҗәсенең 62,8% тәшкил итүен (РФ буенча – 60%, Идел буе федераль округында – 59,5 %) билгеләп үтте.
Парламент комитеты рәисе Светлана Захарова да шулай ук Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының уңай эшен билгеләп үтте. «Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе Идел буе федераль округында гына түгел, ә Россия Федерациясендә дә иң түбәннәрнең берсе, – диде ул. – Бу юнәлештә министрлык актив эшли, шул исәптән Россиянең яңа территорияләреннән безгә күчеп килгән кешеләрне эшкә урнаштыру буенча зур эшчәнлек алып бара».
Светлана Захарова шулай ук Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты белән берлектә депутатлар сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләргә эш урыннары тәкъдим итүче эш бирүчеләрне стимуллаштыру чаралары турында фикер алышачак дип билгеләп үтте.
Комитет әгъзалары Хисап палатасы мәгълүматын игътибарга алды. Профильле министрлыкка киләчәктә законнар нормаларын бозуларны булдырмас өчен республика Хисап палатасының тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру һәм рекомендацияләрен үтәү буенча чаралар күрергә тәкъдим ителде.

Документлар