27 декабрьдә аудитор Илнур Мөбарәкшин һәм Хисап палатасының бер төркем хезмәткәрләре Россия Федерациясе Хисап палатасы аудиторы Алексей Саватюгин белән очрашуда катнашты.

«2017-2021 елларда Россия Федерациясе субъектларына бүлеп бирелгән федераль бюджет кредитларыннан файдалануны тикшерү» контроль чарасының нәтиҗәләре буенча фикер алышу узды, ул РФнең 11 субъектында - тикшерү чаралары объектларында, шул исәптән Татарстанда да параллель рәвештә үтте.
Тикшерү чарасын уздыру йомгаклары буенча 2022 елның 1 гыйнваренә Татарстан Республикасының дәүләт бурычының гомуми күләме 96 623,6 млн. сум тәшкил иткән. Бу чаралар тулы күләмдә тикшерелде. Бюджет кредитларын максатчан файдаланмау очраклары ачыкланмады.
5 ел эчендә дәүләт бурычы 3,4 %ка артты. Тикшерелә торган чорда реструктуризацияләнгән бурычны түләү һәм өлешләп түләгән өчен процентлар түләү графиклары нигезендә бурычны өлешчә каплау башкарылды.