21.12.2022

21 декабрьдә Татарстан Хисап палатасына күрше республикада эшләүче хезмәттәшләр килде.

Чувашия Республикасы Тикшерү-хисап палатасы аудиторы Ирина Иракина һәм экспертиза-аналитика эше бүлеге башлыгы Марина Власова Казанга тәҗрибә уртаклашу максаты белән килде.

Хисап палатасы белән танышу фотогалерея һәм тикшерү-хисап органын төзү тарихына багышланган кыскача хикәяне караудан башланды. Аннары тикшерү-хисап органнарының агымдагы эшчәнлеге турында эшлекле очрашулар һәм фикер алышулар булды. Аудитор Сергей Колодников муниципаль берәмлекләрдә һәм төрле тармакларда тикшерүләр үткәрү алгоритмы турында, аерым алганда, күптән түгел генә тәмамланган урта һөнәри белем бирү системасындагы нәтиҗәлелеккә аудит хакында сөйләде.

Кунакларны шулай ук тикшерү эшчәнлеге нәтиҗәләрен системалаштыру, бюджет өлкәсе учреждениеләренә азык-төлек китерүгә контракт шартлары үтәлешен контрольдә тоту һәм ММИ фонды бюджетына эксперт бәяләмәләрен әзерләү процессы: нәрсәгә аерым игътибар бирелүе һәм нинди типлаштырылган хокук бозулар ачыклануы белән таныштырдылар.








Документлар