16.12.2022

16 декабрьдә Татарстан Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм Федераль казначылыкның республика буенча идарәсенең уртак коллегиясендә 2022 елда республиканың консолидацияләнгән бюджетын үтәүнең нәтиҗәләре һәм киләсе елга Татарстан финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында фикер алыштылар.

Утырышта Россия финанслар министры Антон Силуанов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Бациев һәм Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Александр Демидов катнашты.
Хисап палатасын Рәис урынбасары Альберт Вәлиев, аудиторлар Сергей Колодников, Илнур Мөбарәков, Александр Якупов, бүлекчә җитәкчеләре Лариса Мансурова (ЭМИ) һәм София Козина (юридик бүлек) тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов агымдагы елда бюджет үтәлешенең катлаулы икътисадый шартларда узуын билгеләп үтте. Предприятиеләр санкция басымын кичерә, сум курсының, энергия ресурсларына бәяләрнең үзгәрүе һәм башка тышкы факторлар тәэсирендә эшләргә мәҗбүр. Компанияләр продукция һәм комплектлаучылар белән тәэмин итүнең яңа логистикасын җайга сала, импортны алыштыру торган производстволар булдыру өстендә эшлиләр.
Республика Президенты тармак министрлыкларына, җитештерүчеләрнең эшкә сәләтен һәм үсешен тәэмин итеп, алар белән эшне дәвам итәргә кушты. Аның сүзләренчә, беренчел һәм социаль йөкләмәләрне үтәү өчен катгый финанс дисциплинасын сакларга, резервлар белән эшне дәвам итәргә кирәк. Киләсе елда икътисадның тотрыклылыгын, чыгым вәкаләтләрен һичшиксез үтәү өчен бюджет керемнәре үсешен саклап калу мөһим һәм Татарстанның милли проектлар һәм дәүләт программалары чараларында максималь катнашуын тәэмин итәргә кирәк.
Татарстан, килеп туган авырлыкларга карамастан, икътисадтагы тотрыклы вәзгыятьне саклап калды. Моннан тыш, республика үсешнең федераль инструментларыннан актив файдалануны дәвам итә дип белдерде Россия финанслар министры Антон Силуанов.
«Татарстан төрле бәяләү күрсәткечләре буенча лидерлар өчлегендә. Биредә барысы да дөрес һәм бик төгәл гамәлгә ашырыла, республика өчен куркыныч юк», – дип өстәде ул.




Документлар