07.12.2022

7 декабрьдә Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне уңаеннан Хисап палатасында «Коррупциягә каршы сәясәтнең актуаль мәсьәләләре» темасына коллектив белән эшлекле очрашу узды.

Чарада видеоконференцэлемтә режимында республика муниципаль тикшерү-хисап органнары рәисләре дә катнаша алды.
Дәүләт органнарының коррупциягә каршы эшчәнлеген бәяләү өчен гражданлык җәмгыятенең иҗтимагый институтлары ягыннан тикшерү нинди әһәмияткә ия һәм бу юнәлештә Иҗтимагый палата эше турында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты, Татарстан Республикасында Җәмәгать контроле комиссиясе әгъзасы Ксения Кондратьева мәгълүмат җиткерде.
Коррупциягә каршы зур эшләр муниципаль берәмлекләрдә дә алып барыла. Бу өлкәдә башкарыла торган эшләр турында муниципаль тикшерү-хисап палаталары җитәкчеләре Светлана Кадыйрова (Яшел Үзән районы) һәм Гүзәлия Әхмәдуллина (Минзәлә районы) сөйләде.
Очрашу азагында республиканың дәүләт хакимиятендә һәм җирле үзидарә органнарында 2022 елның 9 аенда коррупциягә каршы көрәш буенча чараларны гамәлгә ашыру турындагы хисапка анализ тәкъдим ителде.



Фоторепортаж: Рабочая встреча с коллективом Счетной палаты республики по актуальным вопросам антикоррупционной политики (07 декабря 2022 года)


Документлар