Татарстан Хисап палатасы Россия Хисап палатасы белән бергә тиешле максатларга ирешмәү куркынычы тудыра торган илкүләм һәм федераль проектларны тормышка ашыруны тикшерү буенча уртак пилот мониторинг чарасында катнашачак.
20 октябрьдә ВКС режимында «Экология» һәм «Демография» илкүләм проектларын тормышка ашырган чактагы куркынычларга мониторинг үткәрүгә әзерлек буенча беренче очрашу узды, биредә аудитор Илнур Мөбарәков җитәкчелегендәге эшче төркем дә катнашты.
Аңа кадәр, «Экология» илкүләм проектының – «Иделне савыктыру», «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» региональ проектлары буенча мониторинг һәм тикшерү чаралары нәтиҗәләре нигезендә Татарстан Хисап палатасы тарафыннан максатчан билгеләнешләр һәм күрсәткечләргә ирешмәү куркынычлары билгеләп үтелгән иде.