20.10.2022

20 октябрьдә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 36-нчы утырышында 2023 елга һәм 2024-2025 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты каралды һәм беренче укылышта кабул ителде.

2023 елга һәм 2024-2025 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджет проектына Татарстан Хисап палатасы бәяләмәсен Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев тәкъдим итте.

Тышкы эскпертиза бюджет турындагы закон проектының гамәлдәге законнар таләпләренә туры килүен күрсәтте, ә 2023 елга республика бюджеты балансланган, фаразлана торган керемнәр һәм кытлыкны финанслау чыганакларыннан керемнәр күләме планлаштырылган чыгымнарның үтәлешен тулысынча тәэмин итә, закон проекты тарафыннан тәкъдим ителә торган кытлыкны финанслау чыганаклары составлары буенча бюджет законнарына туры килә.

Булачак керемнәр өлешендә А.Вәлиев, Россия Федерациясе Хисап палатасы үзенең алдагы чорга федераль бюджет проектына Бәяләмәсендә беренче чиратта, бюджетка мәҗбүри түләүләр буенча бурычларны түләү хисабына аларны арттыруның потенциаль резервларына, күрсәткәнлеген билгеләп үтте. Россия буенча ул – 3 млрд. 775 мең сум, Татарстан буенча республика бюджеты исәбенә кертелә торган табышка салым һәм региональ салым һәм җыемнар буенча җыеп алмау күләме 2 млрд. 700 млн. сум тирәсе тәшкил итә.

Закон проектының чыгым өлешен тотуга килгәндә исә, ул гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектлар һәм Татарстан Республикасының дәүләт программалары максатларына ирешү һәм бурычларын хәл итүгә буйсына.

– Бюджет чыгымнарының программа өлеше үз эченә республиканың гамәлдәге 32 дәүләт программасы чаралары үтәлешенә ассигнованиеләрне ала. Хисап палатасы, планлаштырылган бюджет ассигнованиеләрен исәпкә алып, 25 программаны төзәтергә кирәклеген билгеләп үтә, алар, аерым алганда, сәламәтлек саклау; мәгариф һәм фән, авыл хуҗалыгы программалары һәм тагын 12 дәүләт программасы буенча арткан, – дип ассызыклады А.Вәлиев.





Документлар