19.10.2022

19 октябрьдә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе үзенең утырышында 2020-2021 елларда һәм 2022 елның узган чорында Татарстан Республикасында су белән тәэмин итү системасын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, модернизацияләүгә бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләрен карады.

– Тормыш сыйфатын бәяләүдә мөһим күрсәткеч булып халыкның сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин ителеше тора. Чөнки ул безнең гражданнарның сәламәтлегенә турыдан-туры тәэсир итә торган шарт, – дип билгеләп үтте Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов. – Илдә «Чиста су» федераль проекты тормышка ашырыла. Аның максатларының берсе булып Россия Федерациясе халкының үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасы аша сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин ителгән өлешен арттыру тора. Татарстанда да соңгы елларда әлеге тармакны үстерү өчен ел саен бюджеттан шактый зур чаралар бүлеп бирелә.

Тикшерү «Татарстан Республикасының Инженерлык челтәрләре баш идарәсе» (ИЧБИ) дәүләт казна учреждениесендә үткәрелде. Су белән тәэмин итү объектларында эшләр республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында ике дәүләт программасы «Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән тәэмин итү» («Чиста су» федераль проекты чараларын тормышка ашыру» һәм «Дәүләт программасы кысаларында социаль һәм инженерлык инфраструктурасын үстерү» подпрограммалары), «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чималы һәм азык-төлек базарын» («Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» подпрограммасы) кысаларында алып барылды.

Анализлана торган чорда финанслауның гомуми күләме 2 461 млн. сум тәшкил иткән, һәм аларның ничек файдаланылуы тулысынча тикшерелде. Бүлеп бирелгән акчаларның 10 проценты бозулар белән тотылган.

Мәсәлән, Кукмара районы Манзарас авылындагы объектта урнаштырылган челтәр панельләре һәм койма баганалары саны тулаем алганда 215 мең сумга арттырылган. Ә Буа районының Ивашевка авылындагы төзелештә скважина бораулау буенча эшләр ике тапкыр кертелгән, бу объектның 286 мең сумга кыйммәтләнүенә китергән. Ревизорлар бәяләгәнчә, эшләрне арттыруның гомуми суммасы 754 мең сум тәшкил иткән.

Башкарылган эшләрнең сыйфатына да кисәтүләр булды. Аерым алганда, Балык Бистәсе районының Балтач авылында бәясе 871 мең сумлык пластик корпуслы җир асты насос станциясе, герметик рәвештә ябылган булуга карамастан, су астында калган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге бозулар подрядчылар тарафыннан юкка чыгарылды.

Төзелеп бетмәгән объектларга ихтыяҗны анализлау күрсәткәнчә, тикшерү вакытында ИЧБИ карамагында ике елдан артык элек төзелгән 222,3 млн.сумлык 32 су белән тәэмин итү объекты исәпләнә. Алар эксплуатация оешмаларына тапшырылмаган.

Эксплуатантларга тапшырылган объектлар да һәрвакытта тиешенчә эшләми. Мәсәлән, Буада 47 млн. сумлык суүткәргеч челтәрләр бары тик 2 процентка гына җәлеп ителгән: мөмкин булган 406 йортның 7се генә тоташтырылган.

Аудитор үз докладында төзелешнең озак вакытка сузылуына да игътибар итте. Әйтик, 2020-2021 елларда Югары Тегермәнлек авылында суүткәргеч төзүгә 10,8 млн. сум чаралар юлланган, 2022 елга 10,9 млн. сум күләмендә чыгымнар планлаштырылган. Шул ук вакытта 2019 елда смета бәясе 25,5 млн. сум тәшкил иткән. Ягъни быел да объект төзелмәячәк.

Шул ук вакытта инде салынган челтәрләр авыл йортларының бер өлешен су белән тәэмин итә алыр иде, әмма, тәмамланмаган төзелеш объекты составында саналганга күрә, файдаланыла алмый. А. Якупов фикеренчә, төзелеп килүче объектларын эксплуатацияләү яки төзү срокларын кыскарту мөмкинлеге булган очракта, аларны эксплуатацияләүче оешмаларга этаплап тапшыру механизмнарын карау максатка ярашлы булыр иде.

Хисап палатасы төзелгән 11 объектта суның сыйфаты проблемасына да игътибар итте. «Сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин итү максатына ирешелмәгән, чөнки ул, катылык, үтәкүренмәлелек, ис, составында тимер һәм аммиак булу-булмау күрсәткечләре арту аркасында, санитар таләпләргә туры килми. Су әзерләү буенча чаралар үткәрү таләп ителә»,– дип билгеләп үтелә аудитор хисабында.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасының Инженерлык челтәрләре баш идарәсе» ДКУ хокук бозуларны һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча күрсәтмә юлланды. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырылды.



Фоторепортаж: Заседание Коллегии Счетной палаты Республики Татарстан (19 октября 2022 года


Документлар