19.10.2022

Татарстан Республикасы Хисап палатасы 2020-2021 елларда һәм 2022 елның узган чорында «Таткоммунпромкомплект» АҖ финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерде.

Тикшерү чарасы үткәргән чорга аның устав капиталы 3 204,2 млн. сум тәшкил итте. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөзендә Татарстан Республикасына – 81% акция, калганнары Татарстан Инвестиция-венчур фондына карый.

– Тикшерелә торган чорда республика бюджетыннан предприятиегә чаралар бүлеп бирелмәгән, ә аның 2020 һәм 2021 еллардагы эшчәнлеге зыянга эшләү дип шәрехләнә – еллар буенча 191,7 млн. сум һәм 43,5 млн. сум тәшкил итә, – диде аудитор Сергей Колодников.

Шул ук вакытта бу елларда төшем 153,2 млн. сум һәм 142,9 млн. сум тәшкил иткән. Аның күп өлеше лизинг операцияләренә туры килә, шулай итеп 2020 елда ул – 76%, 2021 елда 90,3% тәшил итә. Керемнәр, иң беренче чиратта, энергия саклау чаралары буенча контрактларның гамлдән чыгуы һәм лизинг техникаларын тормышка ашыру күләмнәре кимүгә бәйле рәвештә кими.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тулаем алганда 172,6 млн. сум күләмендә бозулар һәм җитешсезлекләр ачыкланды, шуларның 94 проценты юкка чыгарылырга тиеш.

Аудитор предприятие тарафыннан озак вакыт дәвамында гомуми бәясе 38,6 млн. сумлык 8 җир кишәрлегенең кулланылмавы турында хәбәр итте. Шуларның җидесе – Питрәч районы Богородское авылы җирлегендә урнашкан авыл хуҗалыгы билгеләнешендә булган гомуми мәйданы 22,4 га җир.

Хисап палатасының төп дәгъвалары исә 133,8 млн. сумлык нәтиҗәсез (зыянга) эшчәнлек очраклары булу белән бәйле. Барыннан да элек бу – 121,9 млн. сум күләмендәге вакыты чыккан дебиторлык бурычы.

Аудитор предприятие тарафыннан әлеге бурычларны түләтү буенча тиешле эш алып барылуы хакында хәбәр итте. Ә АҖ идарәчесе Алмаз Исмәгыйлев аның сүзләрен саннар белән тулыландырды: бүгенге көндә претензия-иск процедуралары нәтиҗәләре буенча кредиторлар реестрына җәмгыятьнең тулаем алганда 87,8 млн. сумлык таләпләре кертелгән һәм бурычлы лизинг алучы оешмаларга 26,5 млн. сумга хәбәрнамәләр юлланган.

Бозуларны юкка чыгару өчен «Таткоммунпромкомплект» акционерлык җәмгыятенә күрсәтмә җибәрелде. Тикшерү материаллары билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Прокуратурасына юллана.



Фоторепортаж: Заседание Коллегии Счетной палаты Республики Татарстан (19 октября 2022 года


Документлар