14.10.2022

14 октябрьдә ИНТОСАИ тотрыклы үсеш максатлары һәм төп күрсәткечләре (ЦУР) буенча эшче төркемнең онлайн утырышы узды, анда видеоконференцэлемтә аша Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре дә катнашты.

Өч документны (ESG аудиты буенча кулланма, региональ дәрәҗәдә тотрыклы үсеш өлкәсендәге максатлар аудиты буенча кулланма, макроикътисадый фаразларның дөреслегенә аудит буенча кулланма) әзерләү буенча эш барышы хакында эшче төркем секретариаты җитәкчесе, РФ Хисап палатасы аудиторы Дмитрий Зайцев сөйләде. Ә Бразилия, Мисыр, Замбия, Индия, Индонезия, Малайзия, Мальдива, Таиланд, Чили һәм Ямайкада аудит буенча югары органнар вәкилләре тотрыклы үсеш максатларына ирешүдә милли аудит тәҗрибәләре белән уртаклашты.



Фоторепортаж: Онлайн-заседание рабочей группы ИНТОСАИ по ЦУР и ключевым показателям устойчивого развития (14 октября 2022 г.)


Документлар