01.10.2022

Халыкара Өлкәннәр көне алдыннан Татарстан Республикасы Хисап палатасы хезмәткәрләре республика тикшерү органнары ветераннарын өйләренә барып котлады, аларга кыйммәтле бүләкләр һәм чәчәкләр бәйләме бүләк итте.

Очрашу барышында ветераннар Татарстан Республикасы дәүләт финанс тикшерүенең югары органы булган Хисап палатасы җитәкчелегенә коллектив тарафыннан башкарылып килүче күркәм бер традициягә әверелгән кайгыртуы һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде.



Фоторепортаж: Встреча с ветеранами финконтроля в канун международного Дня пожилых людей (01 октября 2022 г.)


Документлар