30.09.2022

30 сентябрьдә ТХО порталында Россия Хисап палатасы Хокук департаментының «Контракт системасы турындагы законнарны куллану практикасы» вебинары узды, анда видеоконференция режимында Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре дә катнашты.

РФ ХП Хокук департаментының процесс идарәсенең хокукый ярдәм бүлеге башлыгы Виктория Захарова үзенең чыгышында КБМБ исәпләгәндә, сатып алу турында хәбәрнамә формалаштырганда, сатып алу объектын тасвирлау, илкүләм режимны куллану, сатып алуда, контрактны үтәүдә катнашуга гаризаларны карау һәм бәяләүдә заказчылар җибәрә торган хаталар һәм бозулар кебек темаларга кагылды.

Документлар