24.09.2022

24 сентябрьдә Казанда «Милләтләр кроссы-2022» узды, анда Хисап палатасы хезмәткәрләре дә катнашты, аларның берсе –оештыру эшләре секторы мөдире, Казан Яшьләр парламенты рәисе Мария Вьюгина 2 нче урынны алды.

Ярышлар программасы 8 йөгерештән торды, һәм бу кояшлы иртәдә стартка барлык теләүчеләр дә – профессиональ спортчылар, спорт ветераннары, балалар, студентлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә чыга алды. Трасса «Урам» экстрим-паркы янында старт-финиш белән Казансу елгасы яр буенда узды.

Катнашучылар 1000, 2000 һәм 3000 метрга өч дистанциядә йөгерде. Беренче тапкыр Казанның торак комплекслары спартакиадасында катнашучыларның йөгереше һәм дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре катнашында «Доброспорт» хәйрия кроссы оештырылды. Хатын-кызлар арасында ярышта Хисап палатасының оештыру эшләре секторы мөдире Мария Вьюгина финишка икенче булып килде һәм көмеш медаль белән бүләкләнде.



Фоторепортаж: «Кросс нации-2022» (24 сентября 2022 г.)


Документлар