22.09.2022

22 сентябрьдә Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре «Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләре тикшерү-хисап органнарының вазыйфаи затлары тарафыннан административ хокук бозулар турындагы законнар өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга бәйле агымдагы проблемаларны тикшерү» темасына видеоконференциядә катнашты.

РФ Хисап палатасының Хокук департаменты вәкилләре чарада катнашучылар белән тышкы финанс тикшерүе органнары вазыйфаи затларының кануннарын һәм күрсәтмәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тарту буенча суд практикасын тикшерделәр.

Документлар