16.09.2022

13-15 сентябрьдә Петропавлоск-Камчатскийда Россия Хисап палатасы һәм РФ субъектларының тикшерү-хисап органнары вәкилләре катнашында чаралар узды. Татарстан Хисап палатасыннан анда Рәис урынбасары Альберт Вәлиев һәм аудитор Илнур Мөбарәков катнашты.

«Санкцияләр шартларында планлаштыру һәм Россия Федерациясе субъектларында тикшерү-хисап органнары эшчәнлеге үзенчәлекләре» дип аталган түгәрәк өстәл барышында тышкы яктан санкцияләр аша басым ясау шартларында Россияне икътисадый тотрыклы үстерүне бәяләүдә тикшерү-хисап органнары ролен арттыру буенча фикер алышу узды. РФ Хисап палатасыннан килгән чыгыш ясаучылар ТХО эшчәнлеген планлаштыру мәсьәләләренә, аерым алганда, чаралар комплексын планлаштырган чакта куркынычларны булдырмауга юнәлдерелүгә игътибар итте. Санкцияләр шартларында үз регионнарындагы планлаштыру һәм эшчәнлек үзенчәлекләре турында Бурятия Республикасы, Саха (Якутия) Республикасы, Иркутск өлкәсе ТХО вәкилләре сөйләде.

Камчатка өлкәсе Тикшерү-хисап палатасында шулай ук «Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләренең тикшерү-хисап органнарын оештыру һәм эшчәнлекләренең төп принциплары турында» Федераль законына кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә тышкы дәүләт финанс тикшерүе органнары эшчәнлекләренең оештыру һәм функциональ нигезләрен камилләштерү» темасына багышланган киңәшмә узды.

Анда катнашучылар яңа икътисадый шартларда илкүләм максатларның һәм илкүләм проектларның төп максат булып калуларын билгеләп үтте, һәм, авырлыкларга карамастан, алга таба да аларга мониторинг үткәрү, оператив тикшерүне тормышка ашыру кирәклеге ассызыкланды.

Утырышта 6-ФЗ номерлы Федераль законның яңартылуына бәйле рәвештә региональ законнарга үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды. Ставрополь һәм Камчатка крайлары, Севастополь шәһәре ТХП җитәкчеләре, регионнар үзенчәлекләрен истә тотып, тышкы финанс тикшерүен тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнары тарафыннан субъект дәрәҗәсендәге вәкаләтләрне бирү барышында тышкы муниципаль финанс тикшерүен тормышка ашыру тәҗрибәләре белән алмашты.



Фоторепортаж: Круглый стол «Особенности планирования и деятельности контрольно-счетных органов субъектов Российской Федерации в условиях санкций» (Камчатский край, 13-15 сентября 2022 г.)


Документлар