26.08.2022

25 августта Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын көйләү» дәүләт программасының «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүне үстерү» подпрограммасы кысаларында 2020-2021 елларда һәм 2022 елның гыйнвар-май айларында бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре турында Хисапны раслады.

– Татарстан Республикасы үзенең климат шартлары буенча рисклы игенчелек зонасына керә. 2010 елдагы уңышка тискәре йогынты ясаган корылыкны без бик яхшы хәтерлибез, – диде Коллегия утырышын ачып, Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов. – Шуңа бәйле рәвештә республикада мелиорация үсешенә зур игътибар бирелә, сүз уңаеннан, ул быел үзенең йөзъеллыгын билгеләп үтә. Соңгы елларда әлеге тармакны үстерүгә Татарстан бюджетыннан ел саен шактый акча бүлеп бирелә.

Тикшерелгән вакыт аралыгында «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүне үстерү» ярдәмче программасы 1 млрд. 699 млн. сум күләмендә финансланды.

– Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мелиорация объектларын капиталь ремонтлауга дәүләт контрактлары төзегән. Әмма чынбарлыкта яңа төзелеш 6 объектта башкарылган, – дип хәбәр итте тикшерү җитәкчесе аудитор Александр Якупов. – Шул ук вакытта объектлар исәпкә куелмаган, дәүләт милке реестрына кертелмәгән һәм муниципаль берәмлекләргә тапшырылмаган. Исәпкә алынмаган 7 объектның гомуми бәясе 123,3 млн. сум тәшкил иткән.

Бухгалтерлык исәбен бозу фактлары буенча административ хокук бозу турында ике беркетмә төзелде.

Төзелгән контрактлар буенча эшләрнең үтәлешен тикшерү аларның 1,9 млн. сумга арттырылуын ачыклады. Хокук бозулар чараларны бюджетка кире кайтару һәм җитмәгән эшләрне башкару юлы белән юкка чыгарылды.

Төзелеш тикшерүен тормышка ашыруны министрлык Татарстан Республикасы буенча җирләрне мелиорацияләү һәм авыл хуҗалыгы суы белән тәэмин итү идарәсенә йөкләде. Шул ук вакытта, 2020 һәм 2021 елларда дүрт төзелеш объектында башкарылмаган хезмәтләр кабул ителгән һәм алар өчен акча түләнгән. Ягъни идарә чыгымнары 767,5 мең сум тәшкил иткән дәүләт контрактларын тиешенчә үтәмәгән,

– Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә мелиорация объектларын су белән тәэмин итү буенча төзелеш чыгымнарын каплауга субсидияләр бирүнең нигезлелеген тикшерү субсидия алучыларның барысының да подрядчысы бер үк – «Ремсельбурвод» АҖ булуын күрсәтте. Шул ук вакытта сметаларда төзелеш эшләре кыйммәтләнүгә китергән югары коэффициентлар кулланылган, шулай ук скважиналарны ротор белән бораулаганда су куллану күләме арттырылган. Бәяләрнең арттыру 2,8 млн. сум бюджет акчаларына чыккан. Хисап палатасы ревизиясе нәтиҗәләре буенча чаралар бюджетка кире кайтарылды, – дип хәбәр итте аудитор.

Бу подрядчыга башка дәгъвалар дә бар. «Ремсельбурвод» АҖ, чыгымнарын нигезләгәндә, аерым очракларда бүлеп бирелгән ӨБС (НДС) белән «ЗМ-Групп» ҖЧҖнән суэтем башнялары сатып алу турында накладнойлар бирде. Шул ук вакытта «Ремсельбурвод» та, «ЗМ-Групп» та ӨБС түләүчеләр түгел һәм гадиләштерелгән салым системасын кулланалар. Шуның нәтиҗәсендә бюджетның салымны каплауга тотылган чыгымнары 1 млн. сумнан артык тәшкил иткән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ӨБСны каплауга бүлеп бирелгән чаралар бюджетка кире кайтарылды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозуларның гомуми күләме 136 млн. сум тәшкил иткән, шуларның 95,4 проценты юкка чыгарылырга тиеш. Республика бюджетына барлыгы 5,7 млн. сум кире кайтарылган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тәкъдим җибәрелде. Тикшерү материаллары Татарстан Прокуратурасына тапшырыла.



Фоторепортаж: Заседание Коллегии Счетной палаты Республики Татарстан (25 июня 2022 г.)


Документлар