26.08.2022

25 августта Алексей Демидов җитәкчелегендә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе 2020-2021 елларда һәм 2022 елның гыйнвар-апрель айларында Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның һәм техниканың башка төрләренең техник торышына күзәтчелек итү идарәсенә бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын максатчан һәм нәтиҗәле куллануны, шулай ук аларның Татарстан Республикасы бюджеты керемнәрен администрацияләү буенча вәкаләтләрен үтәүне тикшерү нәтиҗәләрен карады.

Соңгы ике елда Дәүләт техник күзәтчелеге белән идарә итү линиясе буенча республиканың консолидацияләнгән бюджетына 163,8 млн. сум акча керде. Яртысыннан аз гына артыгы (85,1 млн.) – тракторларга һәм башка үзйөрешле транспорт чараларына техник тикшерү үткәргән өчен дәүләт пошлинасы түләү.

Россиядә юлсыз җирләрдә «үзйөрешле» машиналар, пассажирлар йөртү өчен билгеләнгән һәм 8дән артык утыру урыны (машина йөртүчедән кала) булганнардан тыш, ел саен техник тикшерү узарга тиеш. Аларга һәр ярты ел саен хезмәт күрсәтелә.

2021 ел нәтиҗәләре буенча идарәдә 94 096 үзйөрешле машина исәптә тора, шуларның 65 проценты гына техник тикшерү узу турында таныклык алган. Ягъни ике ел эчендә бюджет 46 млн. сумга якын акча алып бетермәгән. Бу – Дәүләт техник күзәтчелеге тарафыннан администрацияләнә торган кертемнәрнең якынча 28 проценты дигән сүз.

– Мәҗбүри техник тикшерүне үтмәгән техника арасында тракторлар иң күбе – 12,5 мең берәмлек яки 38%. Үзйөрешле машиналарының зур өлеше күңел ачу максатларында кулланыла. Мәсәлән, кар машиналары милекчеләренең нибары 56% ТК узу турында таныклык алган, – дип билгеләп үтте аудитор Александр Якупов.

Муниципаль берәмлекләр киселешендә картина нык аерылып тора: Әлмәт районында теркәлгән машиналарның 92 проценты, Чистай районында – 88%, Кама Тамагы районында – 47%, Мөслимдә – 44%, Казанда 29 проценты мәҗбүри техник тикшерү узган.

– Мөслим районында озак вакыт вакансия булды, – дип аңлатты Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләренең техник торышына күзәтчелек итү идарәсе башлыгы Радик Зиатдинов. Казанда исә, нигездә, башка районнарда, башлыча Идел һәм Чулман буенда урнашкан кар машиналары һәм квадроцикллар бар. Тик проблеманың асылы – инспекторларда, ягъни аларның санында. «Һәр районда – берәр кеше, Казанда – ике. Һәм бу – миллионлы шәһәргә!», – диде Р.Зыятдинов.

– Республикада авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәмнең бер төре – авыл хуҗалыгы производствосын техник һәм технологик модернизацияләүгә, шул исәптән тракторлар һәм комбайннар алуга чыгымнарны каплауга субсидияләр бирү. Шул ук вакытта субсидия алучылар 5 ел дәвамында алынган техниканы сатмаска дигән йөкләмә ала, – дип дәвам итте аудитор. – Әмма сайлап тикшерү күрсәткәнчә, субсидия алучыларның кайберләре буенча алынган техникага идарә белән тиешле чикләү билгеләнмәгән.

2020 елда, контракт системасы турында федераль закон нормаларын бозып, идарә сатулашулар уздырмыйча бердәнбер тәэмин итүчедән сатып алуларның рөхсәт ителә торган күләмен 1,9 млн. сумга арттырып җибәрә.

Барлыгы 12,6 млн. сумлык бухгалтерлык исәбен бозулар ачыкланды, административ хокук бозулар турында ике беркетмә төзелде.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләренең техник торышына күзәтчелек итү идарәсенә күрсәтмә җибәрелде. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына тапшырыла.



Фоторепортаж: Заседание Коллегии Счетной палаты Республики Татарстан (25 июня 2022 г.)


Документлар