19.08.2022

17 августта Ульяновскида «Бюджет чараларының нәтиҗәсез чыгымнарын суммалы бәяләү проблемалары» дигән регионара түгәрәк өстәл узды, анда Татарстан Хисап палатасы аудиторы Александр Якупов катнашты.

Чарада әлеге юнәлеш буенча региональ тикшерү-хисап органнарының алымнары турында фикер алыштылар. Дагыстан, Карелия, Татарстан, Красноярск крае, Чиләбе һәм Ульяновск өлкәләренең тикшерү-хисап палаталары вәкилләре үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Александр Якупов үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Хисап палатасы эшчәнлегендә соңгы берничә ел дәвамында аеруча зур игътибар бирелә торган төп аспектлар турында сөйләде. Болар –капитал салымнар объектларына чыгымнар, дәүләт милке, шул исәптән җир ресурслары белән эш итүнең нәтиҗәлелеген бәяләү.

– Бюджетның акчаларының зур күләмдә булуын һәм юнәлешнең социаль әһәмиятен исәпкә алып, Татарстан Хисап палатасы инде соңгы елларда дәүләт медицина учреждениеләренең югары технологияле һәм диагностик җиһазларын куллануның нәтиҗәлелегенә даими мониторинг ясый һәм аны куллануның нәтиҗәлелеген күтәрү һәм бюджет чыгымнарының нәтиҗәсезлеген булдырмау буенча тәкъдимнәр әзерли, – дип дәвам итте аудитор.

Хәлне даими мониторинглап тору һәм Хисап палатасы тәкъдимнәрен тормышка ашыру нәтиҗәдә җиһазлар эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм республиканың дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләрендә аларның эшсез торуын киметү өчен кирәкле шартлар тудырды. Мәсәлән, сафтан чыгу һәм ремонт сәбәпле, магнит-резонанс томографына эшсез тору көннәренең уртача саны ике тапкыр кимегән.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар РФ Хисап палатасы каршындагы ТХО Советы Президиумына комплекслы рәвештә Советның якындагы утырышларының берсендә нәтиҗәсез чыгымнарны суммалы бәяләү мәсьәләсен карарга тәкъдим итәргә дип карар кабул иттеләр. Ә ТХО Советы методологиясе мәсьәләләре буенча комиссиягә тышкы дәүләт аудиты барышында ачыклана торган ресурсларны нәтиҗәсез файдалану классификаторы проекты юнәлешендә эшне дәвам итәргә һәм Россия Хисап палатасы һәм РФ ТХО порталында нәтиҗәсез чыгымнарны суммалы бәяләү проблемалары буенча бүлек төзергә, анда төбәк ТХО ның методик документларын урнаштырырга тәкъдим ителде.




Документлар