20.07.2022

Хисап палатасына оештырылу көненең чираттагысы уңаеннан гадәти булмаган бүләк – Татарстан Республикасы Хисап палатасының аркылы агач кисәгеннән ясалган шактый зур рәсми герб-символы тапшырылды.

Сырлы декорның әлеге үзенчәлекле элементы балтачлылар заказы буенча Марий Эл рәссам-кисүче Альберт Сөнгуров тарафыннан эшләнгән. Бүләкне Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидовка парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев тапшырды.

Дивар панносы Хисап палатасы интерьерының алмаштырмас бизәге булачак.


Документлар