30.06.2022

30 июньдә Россия Хисап палатасы тарафыннан «Коррупциягә каршы тору максатында хезмәт үтәлеше тәртибенә куелган тыюлар, чикләүләр һәм таләпләр» темасына багышланган чираттагы вебинар үткәрелде.

Биредә, гамәлдәге норматив-хокукый базадан чыгып, гражданлык хезмәте белән бәйле булган чикләүләр һәм тыюлар турында, аларны үтәмәгән очракта күрелергә мөмкин булган чаралар хакында мәгълүмат тәкъдим ителде. Презентация Россия Федерациясе Хисап палатасы һәм суд практикасыннан алынган төрле мисаллар белән тулыландырылды.







Документлар