24.06.2022

23 июньдә Алексей Демидов рәислегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе «Иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы республика үзәге» ДАССОна 2020-2021 елларда һәм 2022 елның үткән чорында бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминиятләштерү фонды акчаларын максатчан һәм нәтиҗәле куллануны тикшерү нәтиҗәләрен карады һәм раслады.

– Безнең республикада һөнәри, шулай ук балалар һәм һәвәскәрләр спортына, шул исәптән сәламәт яшәү рәвешен үстерүгә зур игътибар бирелә, – дип билгеләп үтте Алексей Демидов. Бу бурычны тормышка ашыруда спорт медицинасына һәм медицина реабилитациясенә сизелерлек вазыйфа йөкләнә. Билгеле бер дәрәҗәдә бу функцияне Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге башкара, Хисап палатасы аны беренче тапкыр тикшерде.

Учреждение профессиональ спортчыларга, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә медицина тикшерүләре уздыру, спорт реабилитациясе буенча хезмәтләр күрсәтә, шулай ук халыкка авыруларны булдырмау, сәламәт яшәү рәвешен алып баруга мотивация тудыру максатында сәламәтлек өчен куркыныч факторлар турында хәбәр җиткерә.

Аудитор Александр Якупов сүзләренә караганда, тикшерелгән чорда үзәкнең керемнәре 139,9 млн. сум тәшкил иткән, шуларның 18,8 млн. сумы – бюджеттан тыш эшчәнлектән, 2021 ел нәтиҗәләре буенча ул ике тапкыр арткан.

Тикшерү чарасы барышында алынган табышларны куллануны һәм беркетелгән мөлкәт белән эш итүне тикшерү үткәрелде.

Учреждениенең оператив идарәсендә гигиена тәрбиясе һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау бүлеген урнаштыру өчен Казанда (Серов ур., 11 һәм 13) гомуми мәйданы 437 кв. м. булган ике бина бар. Әмма 2019 елдан алар файдаланылмый: бер ел элек Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе бинаны норматив хәлгә китерү турында күрсәтмә биргән. Ул да башкарылмаган. Шул ук вакытта, Үзәк әлеге биналарны карап тоту өчен чыгымнарны: сак хезмәтләре, коммуналь хезмәтләр өчен, мөлкәткә салымны түләүне дәвам итә.

Сара Садыйкова ур., 16 адресы буенча урнашкан үзәк территориясендә гараж бокслары урнашкан. Алар 2005 елда төзелгән һәм учреждение тарафыннан кулланыла. Әмма гаражлар исәптә тормый: 2013 елда аларны дәүләт теркәвенә алудан баш тартылган, чөнки бокслар учреждение карамагында булмаган һәм өченче затларның гомуми өлешле милкендә булган участокта урнашкан.

Тикшерү материалларында Сара Садыйкова ур., 16 адресы буенча урнашкан үзәк бинаның торышы буенча да кисәтүләр әйтелде. Әйтик, икенче каттагы кабинетлар өстеннән түбәдән су үтә, анда пациентларны офтальмолог һәм спорт медицинасы табиблары кабул итә. Ә запас чыгу юлы тикшерү вакытына авария хәлендә иде.

Аудит барышында шулай ук 2019 елда сатып алынганнан бирле эксплуатацияләнми торган 8 фармацевтика суыткычы һәм 29 санлы имза йөртүче ачыкланды.

Соңгыларына ихтыяҗ булмау учреждение тарафыннан Республика медицина мәгълүмат-аналитика үзәгенең 2020 елда махсус эшләнгән «Спорт медицинасы» модуле автоматлаштырылган системасының кулланылмау белән аңлатыла. «Кысаларында шул исәптән әлеге модульне эшләү гамәлгә ашырылган дәүләт контракты буенча чыгымнар 6 млн. сум тәшкил итте. Амбулатор йөрүләрнең нәтиҗәләре базага кертелми һәм кәгазьдә алып барыла. Бу сәламәтлек саклау системасындагы процессларны автоматлаштыру буенча «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты күрсәткечләренә ирешүгә ярдәм итми», – дип нәтиҗә ясады А.Якупов.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган хокук бозуларның гомуми күләме 4,4 млн. сум тәшкил итте, шуларның 85 проценты юкка чыгарылырга тиеш. Бу максаттан Хисап палатасы тарафыннан «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССОна күрсәтмә җибәрелде. Шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына тикшерүь чарасы нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә карар кылынды. Тикшерү материаллары ТР Прокуратурасына тапшырыла.



Фоторепортаж: Заседание Коллегии Счетной палаты Республики Татарстан (23 июня 2022 г.)


Документлар