20.05.2022

20 майда Хисап палатасында барлык аудиторлар катнашында тикшерү-ревизия идарәсе инспекторлары өчен тышкы финанс тикшерүе органнарын административ практика белән таныштыру буенча семинар үткәрелде.

Узган ел дәвамында Татарстан Хисап палатасында бухгалтерлык исәбен бозган өчен беркетмәләр төзү практикасы булдырылды. Шуның белән беррәттән, аудитор Илнур Мөбарәков искә төшергәнчә, бүгенге көндә 27 состав буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзү буенча вәкаләтләр бар. «Әлеге хәлне төзәтергә кирәк, һәм регионнардагы хезмәттәшләрнең тупланган тәҗрибәсе безгә бу юнәлештә ярдәм итәчәк», – дип өстәде ул.

Түбән Новгород һәм Саратов өлкәләрендәге тикшерү-хисап органнарының финанс-бюджет законнарын бозучыларны административ җаваплылыкка тарту буенча гамәли эше турында ТРИ башлыгы Дамир Шамгунов сөйләде. Үз чиратында, юридик бүлек башлыгы София Козина административ беркетмәләр төзегән чакта килеп чыгарга мөмкин булган кайбер хокукый нечкәлекләргә аңлатма бирде.

Фикер алышу барышында тикшерү программаларына Хисап палатасы вазыйфаи затларының вәкаләтләре булган мәгънәсе буенча Административ хокук бозулар турында кодексның (КоАП) маддәләре исемнәренә туры килә торган мәсьәләләрне кертүне тикшерүнең максатка ярашлы булуы билгеләп үтелде. Ә тикшерүчеләргә уңайлы булсын һәм гамәлдә куллану өчен махсус белешмәлек эшләргә кирәк.

Илнур Мөбарәков ревизия эшчәнлегендә шулай ук программа продуктларын куллану кирәклегенә игътибар юнәлтте. Шуңа бәйләп гомум кулланылыштагы өч электрон ресурска күзәтү тәкъдим ителде. Аларны даими һәм максатчан куллану тулаем алганда барлык эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирергә тиеш.

– Әлеге сайтлардагы мәгълүматларны анализлау аерым тикшерүләр уздырырга, урыннарга чыгып тикшерү чаралары үткәрү вакытын киметергә мөмкинлек бирә, – дип ассызыклады Илнур Мөбарәков. – Шулай итеп, мәгълүмати системаларны куллану – беренчел тикшерүдә уңышлы алым, бозулар куркынычы килеп туу ихтималы булган объектларга тикшерү белән чыгу мөмкинлеге булып тора.



Фоторепортаж: Семинар для инспекторов контрольно-ревизионного управления по ознакомлению с административной практикой органов внешнего финансового контроля (20 мая 2022 г.)


Документлар