09.05.2022

9 майда, Җиңү көнендә, Хисап палатасы Коллегиясе әгъзалары һәм аның структур бүлекчәләре җитәкчеләре Казанның Архангел зиратында булып кайтты. Республиканың Дәүләт Советы депутатлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары, иҗтимагый оешма вәкилләре белән бергә алар Азат итүче Солдатка һәм Казан госпитальләрендә вафат булган хәрбиләргә куелган истәлек билгесенә чәчәкләр салуда катнашты.

«Сугыш истә. Инде еракта калса да.
Еллар уза, запаста командир.
Сугышны онытмыйк! Бер теләк
Мөһим бүген – тыныч булган җир».
Юрий Визборның әлеге шигырен истәлек тантанасының лейтмотивы дип атарга мөмкин. Ул сугыш китергән яралар бүгенгә кадәр төзәлмәде. Шуңа күрә уртак Җиңү өчен илдәге һәм аннан читтә яшәүче миллионлаган кеше үз көчләрен жәлләмичә геройлык һәм фидакарьлек күрсәткән фронтта һәм тылда тир түгүчеләрне хәтерлиләр һәм ихтирам итәләр.
Тантаналы чара традицион йолалар белән үрелеп барды: һәлак булган солдатлар истәлегенә хәтер залпы аттырылды, хәрби оркестр фронтовиклар хөрмәтенә җырлар башкарды.



Фоторепортаж: Возложение цветов к памятнику Солдату-Освободителю на Архангельском кладбище, а также к памятному знаку воинам-иностранцам, умершим в госпиталях Казани в военные годы (09 мая 2022 г.)


Документлар