19.11.2021

19 ноябрьдә Алексей Демидов рәислегендә узган Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында Мамадыш муниципаль районында 2019-2020 елларда һәм 2021 елның 1 яртыеллыгы эчендә бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне куллануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Тикшерү чарасы барышында гомуми күләме 93,3 млн. сум булган (тикшерелгән акчаларның гомуми күләменнән 2,6%) җитешсезлекләр һәм кимчелекләр ачыкланды. Аларның яртысы диярлек – 43,4 млн. сум – бухгалтерлык исәбен һәм хисаплылыгын бозуга туры килә. Шулай итеп, Мамадыш шәһәре башкарма комитеты балансында нигезсез рәвештә 17 млн. сумлык хосусыйлаштырылган торак санала. Ачыкланган фактлар буенча вазыйфаи затларга карата административ хокук бозу турында 4 беркетмә төзелде.
Аудитор Сергей Колодников хәбәр иткәнчә, авыл җирлекләре башкарма комитетлары һәм район мәгариф учреждениеләре тарафыннан бюджет классификациясенең тиешле булмаган кодлары буенча юл эшләре үткәрү, су башнялары һәм коймалар төзү, насослар сатып алу буенча 2,8 млн. сум күләмендә чыгымнар түләнгән.
Муниципаль милек белән идарә итү һәм аның белән эш итү белән бәйле хокук бозулар һәм җитешсезлекләр 12,3 млн. сум күләмендә ачыкланды. Шулай итеп, юридик затларга җир кишәрлекләрен арендага бирүдән җирле бюджет 800 мең сум акча алып бетермәгән, бу исә, аудитор фикеренчә, җирле бюджетны тулыландыруның булган резервлары турында сөйли.
Районның Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы тарафыннан район хәрби комиссариатына бушлай файдалануга тапшырылган чынбарлыкта шул ук бәядәге оргтехника файдаланылмаган. Мамадыш шәһәре башкарма комитетында гомуми баланс бәясе 6,6 млн. сум булган пар казаннары өчен газ җиһазлары, утильләштерү җайланмасы, УАЗ автомобиле кулланылыш тапмаган.
Районның гомуми белем бирү учреждениеләре балансында торучы барлыгы 4,1 млн. сум торган транспорт чаралары, оргтехника, ашханә җиһазлары хуҗалык әйләнешенә кертелмәгән яки үз вакытында гамәлдән чыгарылмаган яисә сатылмаган.
Шул ук вакытта Башкарма комитет һәм мәгариф учреждениеләре тарафыннан файдаланылмый торган автомобильләр өчен транспорт салымы түләнгән. Моннан тыш, район мәгариф бүлеге мәгариф учреждениеләре тарафыннан чит оешмаларга бушлай бирелгән биналарны карап тоту буенча гомуми күләме 0,8 млн. сум булган коммуналь хезмәтләр өчен түләгән.
Район учреждениеләре һәм оешмаларын тикшерү нәтиҗәләре буенча барлыгы 34,7 млн. сумлык акчаларны нәтиҗәсез файдалану ачыкланды.
– Монда 32,8 млн. сум күләмендә бюджетара трансфертларны файдаланмау фактын билгеләп үтәм, – дип дәвам итте Сергей Колодников. – Алар районга һәркем өчен мөмкин булган түләүсез белем алуга, балаларның ялын оештыруга дәүләт гарантияләрен тәэмин итү өчен, иясез хайваннарны дәвалау, тоту һәм карап тоту буенча чараларны оештырганда дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга һәм башка чыгымнарга Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелде. Финанс елы нәтиҗәләре буенча файдаланылмаган акчалар республика бюджетына кире кайтарылды.
2019 елда шәһәр башкарма комитеты Мамадышта видеоэлемтә линиясенең ремонт эшләренә 100 мең сум күләмендә акча түләгән. Тик Хисап палатасы тикшергән вакытта видеоэлемтә эшләмәде.
Хисап палатасы Коллегиясе алдында җавап тоткан район башлыгы Анатолий Иванов түбәндәгеләрне хәбәр итте: тикшерү нәтиҗәләре буенча чаралар кабул ителгән инде, һәм якын арада хокук бозуларның төп күләме буенча 91,5 млн. сумлык чаралар күрелергә тиеш. Ул утырышта катнашучыларны ачыкланган закон бозуларның берсе генә дә ниндидер табыш алуны күз алдында тотмавын, ә аларның барысы да техник характерда булуына ышандырды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Мамадыш муниципаль районы башлыгы адресына күрсәтмә җибәрелә. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырыла.



Фоторепортаж: Коллегия Счетной палаты Республики Татарстан (19 ноября 2021 г.)


Документлар