19.11.2021

19 ноябрьдә Алексей Демидов рәислегендә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе 2019-2020 еллар һәм 2021 елның 5 ае эчендә Баулы муниципаль районында бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне куллануны тикшерү нәтиҗәләрен раслады.

Тикшерү чарасы белән җитәкчелек иткән аудитор Сергей Колодников түбәндәгеләрне хәбәр итте: тикшерелгән чаралар суммасы 2,5 млрд. сум тәшкил итте, 226 млн. сумлык финанс бозу очраклары ачыкланды. Шуларның 92 проценты юкка чыгарылырга тиеш дип саный аудитор.
Баулы районында, башка күп кенә районнардагы кебек үк, тикшерүчеләрнең «Ахиллес үкчәсе» булып милек белән идарә итү һәм эш итү, шулай ук бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык торды. Бу юнәлештә Хисап палатасы тарафыннан финанс кимчелекләренең һәм ялгышлыкларның күп өлеше ачыкланды.
Шулай итеп, Башкарма комитет, район Советы һәм аерым мәгариф учреждениеләре тарафыннан 18,9 млн. сум күләмендә чыгымнар бюджет классификациясенең тиешле кодлары буенча тотылмаган. Район башкарма комитеты балансында торучы 16,9 млн. сумлык инженерлык-коммуналь инфраструктурадан коммерциячел фирма тикшерелә торган чорда хокук билгеләү документларын тиешле рәсмиләштермичә һәм милекче белән килештермичә файдаланыла.
Район реестрына Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсенең баланс бәясе 17,8 млн. сум булган милке, 45 млн. сумлык ачык бассейн, шулай ук җирле «Водоканал» балансында торучы 6 млн. сумлык милек кертелмәгәннәр.
Әлеге муниципаль казна предприятиесенә Хисап палатасының финанс активлары белән нәтиҗәсез эш итү аркасында дәгъвалары килеп чыкты: тикшерелә торган чорда «Водоканал» төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салымнар буенча гомуми күләме 1,4 млн. сум булган штраф түләгән, һәм аның 9,7 млн. сум күләмендә вакыты узган дебитор бурычы бар.
С.Колодников сүзләренә караганда, 83,8 млн. сум күләмендә бухгалтерлык исәбен һәм хисаплылыгын бозу – төп чараларның хәрәкәт итүе, биналар һәм бүлмәләрне арендага бирү һәм түләүсез файдалануга тапшыру буенча аерым учреждениеләрнең бухгалтерлык исәбендә чагылыш тапмаган операцияләрнең нәтиҗәсе. Бу хокук бозулар буенча район Советы, район башкарма комитеты һәм район мәгариф бүлеге вазыйфаи затларына карата 10 административ беркетмә төзелде.
– Тикшерү-хисап органнарының республика советы җитәкчесе буларак, Баулыдагы хезмәттәшләремнән сорыйм, – дип мөрәҗәгать итте Алексей Демидов Баулы муниципаль районы Тикшерү-хисап палатасы рәисе Рөстәм Ямаевка һәм финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Лилия Свежинкинага. – Хисап палатасы тикшерү белән килгән вакытны көтмәгез: өлгеррәк булыгыз, инициатива күрсәтегез, алдан уйлап эшләгез, барыннан да элек бухгалтерлык исәбе, муниципаль чараларны тоту буенча документларны рәсмиләштерү мәсьәләләрендә.
Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Баулы муниципаль районы башлыгы адресына тәкъдим җибәрелде. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырыла.



Фоторепортаж: Коллегия Счетной палаты Республики Татарстан (19 ноября 2021 г.)


Документлар