17.11.2021

17 ноябрьдә Татарстан Хисап палатасы аудиторлары Илнур Мөбарәков һәм Сергей Колодников Россия Федерациясе Хисап палатасы аудиторы Алексей Саватюгинның видеоконференция режимында узган Россия субъектлары тикшерү-хисап органнары белән эшлекле очрашуында катнаштылар.

Киңәшмәдә катнашучылар 2017-2020 елларда Магадан өлкәсе, Байкал арты һәм Хабаровск крайлары дәүләт бурычын формалаштыруны тикшерү нәтиҗәләре буенча төбәкләрдә дәүләт бурычының торышы һәм динамикасы, аңа хезмәт күрсәтүгә чыгымнар, төбәк дәүләт бурычы белән идарә итү сыйфаты һәм аны оптимальләштерү перспективалары турында фикер алыштылар.
Алексей Саватюгин билгеләп үткәнчә, Россия төбәкләрендә COVID-пандемиянең аянычлы нәтиҗәләрен булдырмау буенча чаралары аркасында чыгымнар сизелерлек арткан. 2020 елда Хөкүмәтнең үз вакытында күрсәтелгән ярдәме әлеге чыгымнарның зур өлешен капларга мөмкинлек бирде, ләкин төбәк бурычының гомуми күләме үсешен булдырмый кала алмады: 2020 ел нәтиҗәләре буенча ул 380 млрд. сумга артты һәм 2,5 трлн. сум тәшкил итте.
Бюджет планлаштыруның түбән сыйфаты мөһим проблема булып тора. Тикшерү региональ бюджет дефицитының планлаштырылган күрсәткечен шактый арттыру тенденциясен ачыклады. Аерым төбәкләрдә чынбарлыкта җәлеп ителгән һәм түләнгән банк кредитлары күләме башта планлаштырылган күрсәткечләрдән берничә тапкыр артып киткән.
Тикшерү шулай ук каралган федерация субъектларының төбәк бюджеты счетында сизелерлек калдык чаралар булган очракта коммерциячел кредитларны актив җәлеп итүен күрсәтте. А.Саватюгин фикеренчә, мондый операцияләр икътисади яктан максатка ярашлы түгел: «Нәтиҗәдә, төбәкләр әлеге кредитларга хезмәт күрсәтү белән бәйле нигезсез чыгымнар ясыйлар».
Татарстан Республикасы дәүләт бурычын формалаштыру һәм аның торышы турында мәгълүмат биреп, аудитор Илнур Мөбарәков түбәндәгеләрне хәбәр итте: Татарстан Республикасы бюджеты кытлыгын финанслау өчен банк кредитлары соңгы тапкыр – 2009 елда, ә бюджет кытлыгын өлешчә каплау өчен бюджет кредитлары 2015 елда җәлеп ителде.
2017 елдан 2021 елга кадәр вакыт аралыгында республика тарафыннан бюджет счетында калган акчаларны тулыландыруга бюджет кредитларын җәлеп итү тәҗрибәсе файдаланылды. Бу акчалар да Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан билгеләнгән лимит нигезендә җәлеп ителде.
– Россия Финанс министрлыгы бәяләвенчә, Татарстан Республикасы бурыч тотрыклылыгының югары дәрәҗәсенә кертелде, – диде сүзен йомгаклап Татарстан Хисап палатасы аудиторы.



Фоторепортаж: Рабочая встреча аудитора Счетной палаты Российской Федерации Алексея Саватюгина с контрольно-счетными органами субъектов России в режиме ВКС (17 ноября 2021 г.)


Документлар