08.09.2021

8 сентябрьдә Татарстан Хисап палатасы һәм республика бадминтон федерациясенең Күзәтчелек Советы Рәисе Алексей Демидов Татарстан башкаласында уза торган «Россия – спорт державасы» форумы уңаеннан Казанга килгән Кырым Республикасы спорт министры Ольга Тарубарова белән очрашты.



Россия Милли бадминтон федерациясе Советы рәисе, Европа бадминтон конфедерациясе вице-президенты Андрей Антропов та катнашкан әлеге әңгәмә барышында сүз ике республикада да волан белән уенны үстерү һәм популярлаштыру мәсьәләләре турында барды. Кырымда Татарстан моделе нигезендә бадминтонны үстерү перспективалары, үзара хезмәттәшлек, тәҗрибә уртаклашу һәм республика спортчыларының уртак укыту-тренировка җыеннарын уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Ольга Тарубаровага 2022 елда төзергә планлаштырылган Бадминтон үзәге макеты тәкъдим ителде. Алексей Демидов билгеләп үткәнчә, бу – типик проект, һәм Татарстан Президенты карары буенча Россия Спорт министрлыгы катнашында республика районнарында һәм шәһәрләрендә шундый ук комплекслар – ел саен ике зал –төзеләчәк.

Документлар