08.06.2021

Алексей Демидов: «Ничек эшләргә кирәклеген белмәсәң, кешечә эшлә» (II өлеш)



Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе белән интервьюның дәвамы. Алексей Иванович Демидов – үз иленең гражданин, дәүләт эшлеклесе-новатор һәм тормышка гашыйк кешенең ачык мисалы. Ул үз тамырлары турында хәтерли, укытучыларына рәхмәтле, бәхетле киләчәген балалары һәм оныкларында күрә.

– Алексей Иванович, әңгәмәбез барышында Сез көтмәгән берничә сорауга җавап бирергә тәкъдим итәм. Ике-өч сүз белән генә. Мин нигездә танылган Марсель Прустның сораулар җыентыгын алырмын һәм берничә сорауны үземнән өстәрмен. Килешәсезме?

– Ә нигә юк? Үземә дә кызык булачак.

– Сезнең яраткан гыйбарәгез?

– Халык авыз иҗатында һәр конкрет очракка туры килә торган гыйбарә бар. «Теләсә кайсы очракта да үзеңә ышан». «Акыллырак була алмыйсаң да, ахмаграк булма». «Җир сукалаучы түгел, сукалаган җире белән сокланучы кеше сукачы». «Агитациянең иң яхшы ысулы – шәхси үрнәк».

– «Яхшы эшләргә телисең килсә – үзең эшлә» дигән сүзме инде бу?

– Юк шул. Өйрәтергә, аңлатырга, үз сүзеңдә торырга кирәк. Җитәкчелек итү – ул, гомумән, зур хезмәт һәм олы җаваплылык. Сабыр, түзем, эзлекле һәм игътибарлы булырга кирәк. Коллектив белән җитәкчелек иткәндә миңа Сократ сүзләре ярдәм итә: «Һәр кешедә кояш бар. Бары тик аңа яктырту мөмкинлеге бирегез».

– Сез үзегезне кем белән чагыштырасыз, кем итеп хис итәсез?

– Җитмеш яшь чигендә басып торам, шуңа күрә мин – һөнәри һәм шәхси җаваплылык һәм билгеләнгән планнарны тормышка ашыру теләге булган олы кеше.

– Сүз уңаеннан, яшь турында. Сезнең үзегезгә тагын нәрсәгә дә булса өйрәнергә кирәкме?

– Тормыш тәҗрибәсен исәпкә алып, шуны әйтә алам: тормышта безне очраштырган теләсә кемнән нәрсәгә дә булса өйрәнергә мөмкин һәм кирәк.
Бу соравыгыз өчен рәхмәтлемен, чөнки үрнәк алырга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкин кешеләрең булу зур уңыш дип саныйм.
Барыннан да элек бу – минем әти-әниләрем. Алар безне, абый-апаларны бер үк төрле тырышып эшләргә өйрәттеләр. Минем төп укытучыларым, барлык җирдә дә үрнәк булган – Николай Иванович җитәкчелегендәге өлкән абыйларым. Минем тормышымда аларның роле турында бик күп сөйли алам һәм сөйлисем килә. Әмма күпме генә рәхмәт сүзләре әйтсәм дә, барыбер аз булачак.



Валерий Павлович Васильев – өлкән иптәшем, дустым һәм остазым. Хезмәт юлымны да мин аның җитәкчелегендә башладым.
Нәҗип Баһман улы Бакиров белән дуслык минем өчен зур әһәмияткә ия булды. Сүз уңаеннан, аның әнисе, Миңнеруй апа, миңа улым дип эндәшә иде. Чын күңелдән сөйләшүләр, гади кешеләрчә аралашуыбыз һәрвакыт истә булачак.
Зирәк, эрудицияле Эдуард Хәниф улы Миндубаев тормыш юлымны бәяләп бетергесез баетты. Аның дөньядан вакытсыз китүе күңелемнең бер өлешендә бушлык тудырды.
Бу кешеләр барысы да үз үрнәкләре һәм күңел чисталыклары белән мине берничә сүздә түбәндәгечә әйтергә мөмкин булган нәрсәгә өйрәттеләр: әгәр шикләнсәң, ничек эшләргә кирәклеген белмәсәң, кешечә эшлә!
Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин. Инде күп еллар дәвамында алар җитәкчелегендә эшлим, һәм монда сүз дәүләт идарәсе структурасы һәм иерархиясе турында гына бармый.

– Җитәкче эшендә кеше остазга әверелә, яшьләр белән тәҗрибә уртаклаша, һөнәрендә үрнәк булып тора. Дәүләт коридорларына кергән яшь буын вәкилләреннән Сезнең адреска берничә тапкыр хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре ишетергә туры килде. Сез моңа ничек карыйсыз?

– Теләсә нинди фикергә хөрмәт белән карыйм. Башкаларны да шуңа өйрәтергә тырышам. Остазлык процессы объектив дип уйлыйм. Мин үз җитәкчеләремнән күп нәрсә үзләштердем һәм әлегә кадәр өйрәнәм, бу – табигый хәл. Татарстанның беренче Президенты әйтүенчә, без хезмәттәшлеккә әзер.
Шәхсән үзем, мөмкинлегемнән чыгып, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашам. Бүген белемнәрне тапшыру өчен бераз иртәрәк бик күп юллар үтәргә туры килде. Иң мөһиме, мин гади халык арасыннан чыкканымны һәм кешеләргә якынрак булырга кирәклеген һәрчак истә тотам. Алар аңлыйлар да, шатланалар да, кирәк булса, орышалар да, наказларын да бирәләр. Ә кешеләр сораганны онытып һәм эшләмичә калдырып булмый. Бу әти-әниләр өчен нәрсәдер эшләүдән баш тарткан кебек бит.

–- Үтәлгән нинди вәгъдәләрегезне хәтерлисез? Сезнең өчен нәрсә аеруча мөһим?

– Беләсезме, барлык теләкләр дә яңгырамый. Күп нәрсәне без үзебез шәхсән, йөрәк белән күрәбез.
Менә, берсен сезгә сөйлим әле... «Алга» колхозы рәисе, соңрак «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены кавалеры Мансур Сафа улы Хәлилов белән без оештырган һәм ахырына кадәр төзегән беренче дини бина – Түбән Тигәнәле авылындагы мәчет – 90 нчы елларда яңадан төзелгән беренче мәчет булды.
Туып-үскән урынны – әти-әни йортын саклап калу һәм төзекләндерүне уллык бурычым дип санадым. Хәзер Урта Девятово авылында чишмә, ике буа төзекләндерелде, анда хәтта Казаннан да киләләр. Аңлавымча, бу – ата-аналар истәлегенә хөрмәт һәм алар алдында баш ию, бүгенге анда яшәүчеләргә хөрмәт белдерү.
Дустым, халык шагыйре Роберт Миңнуллинның юллары искә алына:

«Кешеләргә без яхшылык эшлик,
Эшләмәсәк – гарьлек.
Тик яхшылык эшләү җиңел түгел,
Ул – фидакарьлек!


– Әңгәмәбезнең кызыклы борылышы. Нәрсә укыйсыз? Әйтик, Сезнең өчен нинди китаплар мөһим?

– Мин әдәби әсәрнең мөһимлеге турында гына түгел, ә аның кешегә тәэсире турында да әйтер идем. Әйе, яшь тә, тормыш чорлары да безнең конкрет нәрсә дә булса укуыбызга тәэсир итә, аны кабул итүбезне билгели. Килешәсезме?

– Әйе, әлбәттә. Ярар, ул чагында күптән түгел укылган әсәрләрегез турында берничә сүз әйтеп китегез әле.

– Эдуард Асадов, Иван Бунин, Федор Тютчев, Борис Пастернак, Иосиф Бродский иҗатына мөрәҗәгать итәргә яратам. Кайбер шигырьләр хәтердә нык уелып ята, мәсәлән, менә шундый юллар бар: «Җирдә без ут өстәдек, кемнедер җылыта алдык». Бу –Ләйсән Юнысова шигырьләре.
Хәзер «Бертуган Карамазовлар» романын яңадан укыйм. Бу - кеше мөнәсәбәтләре энциклопедиясе, аңа кабат-кабат мөрәҗәгать итәргә мөмкин һәм кирәк, чөнки Достоевский рухи тамырларны берләштерә.

– Танышканда, беренче очрашуда Сезнең өчен кешедә нәрсә мөһим?

– Сөйләм. Тел, минем очракта рус телен белү дәрәҗәсе. Сүз – корал да, дару да, бишек җыры да. Эшлекле һәм шәхси хатларга, документлар әзерләүгә бик игътибар белән карыйм. Минемчә, сөйләм культурасы – кешенең иң мөһим характеристикаларыннан берсе.
Тагын бер аспект – энтузиазм, рухи ут. Күптән түгел бездән киткән Император Православный Палестина Җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе белән җитәкчелек иткән Дмитрий Иосифович Хафизов нәкъ менә шундый кеше иде. Соңгы елларда аның киң масштаблы иҗтимагый поектлары минем эшчәнлек белән аваздаш булды, чөнки мин бүлекнең Попечительләр советына җитәкчелек итәм. Планлаштырылган эшләр күп иде. Мәсәлән, чиркәүләрне инвентаризацияләргә кирәк: авылларның күбесе юк, ә храмнар тора. Күпме алар? Алар ни хәлдә? Республикада су астында калган храмнар аз түгел... Тагын изге урыннарга – Иерусалим һәм башка православие җирләренә хаҗ кылу оештырыла. Менә, Италиянең Бари шәһәрендә Николай Чудотворецның сурәте аша ярдәм бар. Ниятләрнең кайберләре аның истәлегенә тормышка ашырылыр дип өметләнәм…

– Ә бу Император Православие Палестина Җәмгыяте нинди оешма соң?

– Аның рәисе – Сергей Вадимович Степашин. Җәмгыятьнең тарихы бар, беренче Уставны император Александр III раслый. Изге җирдә мәдәни һәм тарихи мирасны саклап калуга һәм популярлаштыруга, халыклар арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш кертүе өчен 2012 елда җәмгыять эшчәнлеге Россия Федерациясе Президентының Рәхмәтенә лаек булды.

– Сезнең тормышта дин нинди роль уйный дип кызыксыныйм әле.

– Ходай безне тормыш буе озатып бара. Изге китап аша безгә Васыятьләр бирелде, аларны үтәргә кирәк. Алга таба барысы да кешенең үзенә бәйле, ул сайлау ирегенә ия. Гадел булырга кирәк…
Сезнең соравыгызга карата искиткеч музыкант һәм артист Петр Мамоновның позициясе миңа бик якын. «Ходай белән шәхси мөнәсәбәтләр булдырырга кирәк... Изге су белән коенсаң да, йөрәгеңне, үз фикереңне, гомереңне үзгәртмәсәң, бернәрсә дә булмаячак». Бу – бик нечкә һәм тирән сүзләр.

– Сезнең храмнар һәм часовнялар төзүгә күп көч куйганыгызны беләм...

– Үзем, әлбәттә, төземим. Мөмкинлек һәм рухлану булса – эшләргә, кешеләргә ярдәм итәргә кирәк. Гомумән, бу ике фактор да – җитди этәргеч. Хәзер улым Алексей белән кече Ватаныбызда егерменче гыйбадәтханә оештырабыз. Ә төп гыйбадәтханәне һәркем үз эчендә, күңелендә торгыза.

– Сез үз-үзегездән канәгатьме?

– Һәрхәлдә, тормышта берни дә барып чыкмады дигән хис юк, монысы – төп-төгәл. Иң мөһиме – тормышта ашыкмаска, кабаланмаска кирәк. Ул яшәгәнне ярата…

– Сезне борчый, бәлки, хәтта куркыта да торган нәрсә бармы?

- Иосиф Бродскийның: «Якыннарың өчен курку үзең өчен куркудан да көчлерәк...» дигән сүзләре белән җавап бирәм. Бик күп планнар бар. Иң мөһиме – барысын да эшләргә көч җитсен иде. Республика гына түгел, союз масштабындагы дәүләт эшлеклесе Гомәр Исмәгыйль улы Усманов: «Үләргә җыенсаң да, уҗымнарыңны чәчеп калдыр», – дия иде.

– Сезнең өчен кешенең иң яхшы изгелеге нәрсә ул?

– Хезмәт итү, ярдәмчеллек. Иң югары мәгънәдә – гомумкешелек, патриотик ярдәм. Ватанга, халыкка хезмәт итү.
Хатын-кыз-ана, минемчә, бу җәһәттән ачык мисал. Бигрәк тә хәзерге заманда, хатын-кызлар, гомумән, ир-атлар белән бертигез дәрәҗәдә эшлиләр. Ә бит алар җилкәсендә өй, балалар да бар әле... Шул ук вакытта киң күңелле, табигате буенча тумыштан мәрхәмәтле һәм калганнар өчен үзен корбан итәргә әзер хатын-кыз, минемчә, битараф була алмый. Ул тормыш шартларына, чит кешеләрнең бәла-казасына, авыруга да тизрәк реакция күрсәтә…
Күңел белән сайлана торган педагог, табиб һөнәрләрен әлеге планда эталон дип саныйм. Миңа юлымда шундый кешеләрне очрату насыйп булды.

– Шундый берничә исемне атый аласызмы?

– Алам, әлбәттә, әмма кемне дә булса сайлап алу кыен. Хезмәт эшчәнлегем дәвамында Сәлимҗан Салих улы Фәссахов янәшәдә булды [2020елның 9 ноябрендә ковидтан вафат]. Белеме буенча укытучы. Тормыш тәҗрибәсе, сизгерлек, зирәклек, нык әхлак үрнәге иде ул. Үзе олы йөрәкле иде, ә башкаларны ничек аңлады ул! Һәр кешене үтәли күрде, һәм, бернигә дә карамастан, барыбызны да яратты. Ул милли халык авыз иҗатын бик яхшы белә иде. Татар халкының күп кенә акыллы һәм зирәк гыйбарәләренә мине дә өйрәтте. Ә хәзер мин: «Кеше китә, җыры кала», – дим. Аның турында истәлек мәңгегә калачак…

– Вакыт агышы белән, яшь арту белән сезнең өчен шәхсән тормыш, аңа мөнәсәбәт үзгәрәме?

– Әлбәттә, үзгәрә. Вакыт узу белән рух ягыннан якын булган кешеләр даирәсе бик тизрәк тарая: туганнар, дуслар, көрәштәшләр теге дөньяга китә. Процесс объектив, әмма һәрвакыт тормышны яңадан кабул итүне, аңлауны таләп итә.
Барлык үзгәрешләрнең сәбәбе дә кеше дип уйлыйм. Тормышыбызда юлда очраган кешеләр саны яшәгән еллар белән исәпләнә. Һәм никадәр күбрәк кеше белән аралашкан саен, без шулкадәр түземлерәк була барабыз. Һәр кеше – Ходай бүләге, дөрес, моны без һәрвакытта да аңлап бетермибез.
Хәзер минем өчен төп бүләк – оныклар. Мин-бәхетле кеше, тугыз ел инде бу дөньяны яңадан ачам. Алар туу белән минем тормышыма яңа мәгънә өстәлде, димәк, үзгәрде.




– Гаиләгездә, Демидовлар нәселен күз алдында тотам, нинди белем, тәҗрибә буыннан-буынга тапшырыла? Балаларда нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк?

– Өлкәннәргә хөрмәт, ата-аналарны олылау, ата-бабаларыбызның истәлеген һәм гаилә тарихын саклау. Бар җирдә дә әти-әниләрнең хәер-фатихасы булырга тиеш.
Беләсезме, тормыш үзгәрә, прогресс, цифрлаштыру һәм заманча цивилизациянең башка байлыклары бик тиз алга бара. Ә менә кешелеклелек үзгәрми, мораль һәм әхлак үзгәрешсез кала.

– Сез кешеләр турында олы ихтирам белән сөйлисез. Кызганыч, басма текст аша хисләрегезнең бөтен төсләрен күрсәтеп булмый.

– Үз хис-кичерешләрем белән рәхәтләнеп уртаклашам. Мин хәзергә кадәр яңа ачышларга гаҗәпләнәм, кешеләр белән соклану сәләтен югалтмадым.
Менә якташыбыз Александр Николаевич Бочкарев – Алексеевск районыннан чыккан шагыйрь һәм педагог, шигъри җыентыклар авторы, сүзе белән гаҗәпләндерерлек кеше. Аның иҗаты туган җиргә багышланган, югары рухият, иман, рух сеңгән. Шундый юлларны искә алыйк әле:
«Һәркем дә Кыңгырау тынлыгында
Җир эшләре өчен борчылмас.
Язмыш аңа Җан бирсә,
Һәм ул сизгеррәк кенә булса».

Икенче мисал. Мин йөри торган Варвара чиркәвендә Алисә Мамина регент булып хезмәт итә. Минечә, ул гаҗәеп тавышка ия, вокал белән шөгыльләнә, татар һәм рус телләрендә классика җырлый, ихлас күңелдән иҗатын кешеләргә бүләк итә. Татар дәүләт филармониясе солисты, төрле бәйгеләр, шул исәптән халыкара бәйгеләр лауреаты булган ансамбль оештырган.

– Миңа бу артистканы һәм «Варвара» ансамблен берничә тапкыр тыңларга туры килде. Һәм менә аларга нәрсә хас. Һәр концертны алар шәхсән Сезгә, Алексей Иванович, рәхмәт сүзләре белән башлыйлар яки төгәллиләр, сезне изге җан дип атыйлар.

– Мөмкинлегемнән чыгып ярдәм итәм һәм моны рәхәтләнеп, йөрәк кушуы буенча эшлим.
Алар мине дуслары дип атый. Алар белән аралашып, мин, чыннан да, рухи яктан байыйм, сәнгать турында яңа белемнәр алам дип саныйм. Миңа Омар Хәйәмнең: «Кешенең эчке дөньясындгыа яхшылык – ул кояш! Әгәр кем дә булса сезнең игелектән файдалана икән – кызганмагыз! Димәк, изгелекне нәкъ менә сезгә аны файдалана торган кешегә караганда күбрәк биргәннәр...» дигән сүзләре якын.
Кайчандыр кече ватаным Урта Девятово авылында без җирле җитәкчеләр белән бергә Чишмә көненең булачак эскизларын – язгы кыр эшләренә йомгак ясау, авыл халкын берләштерү, читкә киткән, әмма һәрвакыт туган якларына кайтырга теләгән якташларны очраштыру максатыннан әзерләдек.
Баштарак авыл халкы өчен бәйрәм бик тыйнак узды. Сәхнә куеп тормадылар. Анда район коллективлары, мәдәният йорты солистлары, балалар катнашты. Чишмә көне белән һәрвакыт кызыксыну булды, бигрәк тә яшьләр арасында. Бервакыт сәхнәдә Емельяново авылыннан консерваторияне тәмамлаган ике кызны – Мария һәм Наталья Ватагиналарны күреп алдым. Аларны шулай дип игълан иттеләр дә: «Апалы-сеңелле Ватагиналар». Шул вакыттан бирле алар бәйрәм оештыруда ярдәм итә башладылар.
2015 елда Мария изге Варвара храмы хоры һәм аның сәнгать җитәкчесе Алиса Мамина белән таныштырды. Ул хорның беренче тапкыр үзен «Җиңү музыкасы» фестивалендә «Варвара» концерт ансамбле сыйфатында сынап каравы турында сөйләде. Алга таба чыгышларга юл үзеннән-үзе ачылды. Бик тырышып репетиция ясый башладылар һәм Алексеевскида храмда православие концерты, ә мәдәният йортында дөньяви программа белән беренче тапкыр чыгыш ясадылар. Шуннан бирле Татарстан буенча гастрольләрдә йөриләр. Ансамбльдә 7 җырчы һәм алып баручы, барысы да консерваторийдә алган белемгә ия. Кайберләре инде 20 елдан артык храмда җырлый. «Варвара»ны Германиядә дә, католик гыйбадәтханәләрдә дә концертлар биргәч, яхшы кабул итәләр. Әлмәттә, Әгерҗе, Лаеш, Лениногорск, Баулы һәм Казанда – Идел буе федераль университетының император залында уңышлы чыгыш ясадылар. Ә Бөек Җиңү көне алдыннан ансамбль ветераннар госпитален барды. Алексеевскидагы «Кыңгырау чыңы» һәм Урта Девятово авылында «Чишмә көне» – болары инде гадәти хәл кебек!
Ансамбльнең кайбер җырчылары рус рухи миссиясе булган Изге Җирдә булдылар. 8 көн дәвамында алар Иерусалимда хезмәт иттеләр. Сәфәрне Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий җитәкли. Христос туган, яшәгән, гыйлем тараткан һәм кешелек гөнаһлары өчен кадакланган урында гомереңдә бер генә тапкыр булу да, билгеле, онытылмаслык вакыйга... Мин дә анда булдым, һәм бу хис-кичерешләр минем йөрәгемдә мәңгегә калачак …

– Әңгәмәбездә тагын бер көтелмәгән борылыш ясыйк әле: исемегезне республикада бадминтон үсеше белән бәйлиләр…

– Мин аның турында берни дә белми идем диярлек: уен, уен һәм уен ... Тик әлеге өлкәгә килеп кергәч, бу эш мине, чыннан да, рухландырды. Һәм бер мине генә түгел. Хисап палатасы командасы – Россия Тикшерү-хисап органнары арасында Бөтенроссия ярышларының алыштыргысыз призеры һәм бадминтон буенча республика спартакиадаларында күп тапкырлар җиңүче.
Шулай бервакыт ул чакта Россия Хисап палатасы Аппараты җитәкчесе һәм милли бадминтон федерациясе президенты Сергей Шахрай Рөстәм Нургалиевичтан республикада бадминтонны популярлаштыру һәм үстерүдә ярдәм итүләрен сорады. Шул ук вакытта кураторның вице-премьер дәрәҗәсеннән дә ким булмавын үтенде. Ул аңа: сезнең хезмәттәшегез, Демидов, риза булса, барысын да тиешенчә оештыра дип җавап бирде. Бу уен белән мавыгуым шулай башланып китте инде.
2011 елның 12 апрелендә Татарстан Бадминтон федерациясе оештырылды, гомуми җыелышта мин аның Күзәтчелек советын җитәкләдем. 10 елдан соң республикада бадминтон белән актив шөгыльләнүчеләр саны 140 кешедән 15 меңгә кадәр артты. Шунысы куанычлы, авыл яшьләре күп, аның 20 вәкиле – Россия спорт мастерлыгына кандидатлар, ил беренчелеге призерлары да бар.



Казанда Россиядә тиңдәшсез һәм уникаль Бадминтон үзәге ачылды, анда өч Европа беренчелеге һәм бер дөнья чемпионаты уздырылды. Үзәк базасында Бадминтон буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе ачылды, спорт комплексы 300 кеше сыйдырышлы гына булса да, анда 550 бала шөгыльләнә.
Без авыл районнары өчен спорт комплексы проектын эшләдек һәм аны таратырга әзер. Вакыт җитте, тормыш дәүләт программаларына – федераль яки республика дәрәҗәсендә булуы мөһим түгел – шундый бер-ике объектны кертүне таләп итә. Кайбер районнарда район башлыклары инициативасы белән – аларга рәхмәт! – мәсьәләне хәл иттек. Бу – Байлар Сабасы, Чүпрәле, Базарлы Матак. Лениногорскида матур комплекс барлыкка килде. Әлмәт мәктәбендә реконструкциядән соң сокландыргыч күнегүләр залы ачылды!
Шул ук вакытта волан белән уйнауның күпме баланы зарарлы гадәтләрдән, гаджет бәйлелегеннән арындыруын һәм... күрү сәләтен яхшыртырга ярдәм итүен исәпләп чыгару мөмкин түгел. Эш шунда ки, олимпия үлчәмнәре буенча залдагы түшәмнең биеклеге 18 метр, физкультура-сәламәтләндерү максатлары өчен – 12 метрдан да ким булмаска тиеш. Волан очышының колачы бик күп булу сәбәпле, күз мускуллары даими хәрәкәттә, алар ныгый, күрү яңадан яхшыра һәм күзлек кирәкми. Бу – галимнәр тарафыннан расланган, тиешле патент бар!
Бадминтон федерациясенең 10 еллыгына без бу мавыктыргыч уен турында фильм әзерләдек. Телевизор буенча күрсәтүдән тыш, аны Россия һәм республика Спорт министрлыгының уку программаларына кертүне планлаштырабыз, танып-белү-уку максатларында файдалану өчен муниципаль спорт мәктәпләренә һәм гомуми белем бирү мәктәпләренә тапшырачакбыз.
Сүз уңаеннан, Татарстанның ике спортчысы Токиода узган Олимпиадада бадминтон буенча Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаячак. Болар – Сергей Сирант һәм Россия чемпионы, Европа чемпионатларының көмеш һәм бронза призы иясе, Татарстанда «2020 ел спортчысы» дип танылган Евгения Косецкая.

– Алексей Иванович, Сез үзегезнең хәйрия эшчәнлегегезгә уйлап тукталмыйсызмы соң?

– Әйе, тик мин әйтер идем, аңлап. Изге эшләр тыныч кына башкарылырга тиеш. Менә нәрсә белән уртаклаша алам: Хисап палатасының бөтен коллективы зур энтузиазм белән хәйрия акцияләрендә һәм чараларында катнаша, бигрәк тә балаларга ярдәм итү белән бәйле булганнарында.

– Сез кунаклар кабул итәргә яратасызмы?

– Һәм кабул итә беләм дә. Кунаклар – традиция буенча һәрвакыт табын артында бит әле ул. Һәм, һичшиксез, җырлар. Балачакта ук мин үзем мөстәкыйль рәвештә гармунда уйнарга өйрәндем. Аны бигрәк тә моңсу булып киткәндә кулыма алам, тартып җибәрәм, җан авазы белән берләшеп көй сузыла.



– Әңгәмә ахырында укучыларыбызга нәрсә әйтер идегез?

– Альберт Эйнштейнның искиткеч киңәшен бик теләп искә төшерәм: «Уңышка ирешү өчен түгел, ә тормышыңның мәгънәсе булсын өчен тырыш».

Документлар