23.04.2021

21-22 апрельдә Россия Хисап палатасы ИНТОСАИ Рәисе сыйфатында Беренче халыкара фәнни-гамәли онлайн-конференция үткәрде.

Беренче пленар сессиядә халыкара аудиторлык җәмгыяте дәүләт секторы аудиты һәм дәүләт идарәсе практикасының гадәттән тыш хәлләр вакытында һәм аннан соң нинди булырга тиешлеге турында фикер алышты. Ачык дискуссияләр кысаларында катнашучылар социаль яктан тәэмин ителеш һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә аудитның яңа инструментлары, дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алуларны тормышка ашыруның үтәкүренмәлелеген арттыру өчен IT-инфраструктураны, инновацияләрне актив куллану, шулай ук аудитның югары органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру ысулларының берсе буларак инклюзивлык турында сөйләде.

Икенче көнге пленар утырышның темасы «Онлайн белем алу: яңа норма яки вакытлыча чишелеш?» итеп билгеләнде. Чыгыш ясаучылар киләчәк аудиторларын тәрбияләү һәм пандемия аркасында чынбарлыкка әйләнгән цифрлы чорның яңа шартларында эксперименталь фикерләү сәләтен формалаштыру мөһимлеге турында сөйләде. Коронавирус пандемиясе тәҗрибәсе яңа, моңа кадәр кулланылмаган форматка күчүгә, онлайн белем бирү платформалары булдыруга, аудитның югары органнары эшчәнлегенә актив рәвештә мәгълүмат аналитикасын кулланырга һәм үстерергә мөмкинлек бирә торган цифрлы инструментлар һәм ысуллар кертүгә этәргеч бирде. Дәүләт аудитына стратегик яктан якын килүдә төзәтмәләр кертелде, чөнки хөкүмәтләргә халыкның якланмаган катламына ярдәм күрсәтү, икътисадның стабильлеген саклау өчен бердәм чаралар күрергә һәм дәүләт ресурслары бүлеп бирергә туры килде.

Конференциядә бөтен дөньядан аудитның югары органнарының 500 дән артык вәкиле катнашты. Россия Федерациясе Хисап палатасы ИНТОСАИ Рәисе буларак халыкара җәмәгатьчелек өчен төп мәсьәләләр һәм мөһим юнәлешләр буенча практик күзәтүләр һәм фикер алышуларны колачлаган соңгы документларны эшләп бетерәчәк.



Фоторепортаж: 21-22 апреля Счетная палата России в качестве Председателя ИНТОСАИ провела Первую международную научно-практическую онлайн-конференцию.


Документлар