16.04.2021

16 апрельдә Алексей Демидов рәислегендә узган Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында «2025 елга кадәр Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасын үстерү» программасы кысаларында 2018-2019 елларда һәм 2020 елның үткән вакыт аралыгында дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерүгә бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре расланды.

Тикшерү республиканың ике – Сәламәтлек саклау һәм Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыкларында – 304,2 млн. сум күләмендә чараларны нәтиҗәле файдалану буенча үткәрелде. Аның зур өлеше Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Казанда күрсәтелә торган гемодиализ хезмәтләре өчен түләүгә туры килә. «Диализ клиникасы» ҖЧҖ белән бер килешү кысаларында 283,9 млн. сум, ягъни гомуми финанслау күләменең 93 проценты шул максатларга юлланган. Әлеге сумма үтәлгәннән соң, 2019 елдан башлап, гемодиализ хезмәтләре өчен түләү мәҗбүри медицина иминияте программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

– 2018 елда Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан түләнгән бер гемодиализ хезмәтенең уртача бәясе 6 281 сум тәшкил итте, шул ук вакытта ММИ тарифы 5 295 сум күләмендә билгеләнгән, – дип хәбәр итте аудитор Александр Якупов. Әгәр Сәламәтлек саклау министрлыгы концессионерга алдагы елларда да мәҗбүри медицина иминияте тарифлары буенча түләгән булса, 2018 елда бюджет акчаларын экономияләү – 30,2 млн. сум, 2019 елда 11,7 млн.сум тәшкил итә алган булыр иде.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә 10 концессион килешүдән 9 очракта концедент булып – Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, берсендә Казанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты торды.

Аудитор аңлатканча, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы килешүләр шартлары буенча концессионерларга дәүләт милкен түләүсез файдаланырга мөмкинлек бирә, аларга күрсәтелә торган хезмәтләрнең минималь күләме һәм аларны түләү механизмнары карала. Үз чиратында, инвесторлар үзләренә тапшырылган биналарны ремонтлауга һәм кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүгә билгеле бер күләмдә инвестицияләр кертү буенча йөкләмәләр кабул итеп ала.

– Концессион килешүләр турындагы закон нигезендә инвестор үз хисабына әлеге килешүдә билгеләнгән милекне төзергә яки реконструкцияләргә йөкләмә ала. Концедент (безнең очракта – республика) концессион килешү объектын төзүгә яки реконструкцияләүгә чыгымнарның бер өлешен үз өстенә алырга хокуклы. Шул ук вакытта аерым килешүләр буенча объектлар төзүгә киткән чыгымнар Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан тулысынча каплана. Шулай итеп, хезмәт күрсәтүгә гарантияле дәүләт заказы булганда, республика инвесторларга чыгымнарны тулысынча каплый, ягъни барлык коммерция куркынычы бюджетка күчә, – дип билгеләп үтте А.Якупов.

Мәсәлән, Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты Республика балаларклиник хастаханәсе пациентларының дәвалау туклануын оештыру өчен бинага 50 млн. сум инвестиция кертә. Килешүдә исә 10 ел дәвамында инвесторга ел саен 7 790 мең сум, ягъни 78 млн. сумга якын акча түләү каралган. «Сакнур «Идел буе томотерапия үзәге» ҖЧҖнең Республика онкология диспансерында томотерапия хезмәтләрен оештыру буенча 318 млн. сум күләмендә чыгымнар да шулай ук тулысынча каплана.

Шул ук вакытта тикшерү вакытында Хисап палатасының концессионерларның килешү шартларын үтәүләренә карата кисәтүләре булды.

Аудитор сүзләренә караганда, диализ клиникасы, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән килештермичә торып, үзенә бушлай бирелгән биналарны субарендага тапшырган. Казандагы бина буенча гына да һәм 2019 елда гына да бюджет барып җитмәгән табыш 1,8 млн. сум тәшкил иткән.

Аерым килешүләр буенча инвесторлар биналарны реконструкцияләү шартларын үтәмәгәннәр.

– Диализ клиникасы белән килешү вакыты 2019 елда чыккан, фирма 7 млн. сумлык җиһазларны эксплуатацияләү өчен яраклы хәлдә дәүләт милкенә тапшырырга тиеш иде, – дип дәвам итте Александр Якупов. – Хәзерге вакытта Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыг тарафыннан җиһазлар кабул ителмәгән.

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы милкенә гемодиализ өчен 28 данә «Ясалма бөер» аппаратлары, 25 диализ кәнәфи-караваты, концентрат әзерләү аппараты, су әзерләү җайланмасы һәм идән үлчәүләре кабул ителергә тиеш. «Диализ клиникасы» әлеге җиһазларны тиешле хәлдә 30 апрельгә кадәр тапшырырга ниятли. Хәзерге вакытта Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә әзерлек чаралары үткәрелә, мәсьәлә тикшерүдә тотыла.

Аудитор шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә 10 концессион килешүләрнең яртысы диализ хезмәтләре күрсәтүгә бер җәмгыять белән төзелгәнлеге хакында хәбәр итте. Әмма ММИ программасы кысаларында бу хезмәтләрне республика ягыннан нинди дә булса преференцияләрсез башка оешмалар да күрсәтә.

Мәсәлән, «ФармГрупп» ҖЧҖ, «Нефрология үзәге» ҖЧҖ, «Татнефть» ААҖ Медсанчасте.

Ф. Әһлиуллин сүзләренә караганда, 2019 елда министрлык тарафыннан барлык концессион килешүләр дә тикшерелгән, берничә җитешсезлек ачыкланган һәм аларны бетерү буенча киңәшләр бирелгән. Агымдагы елда барлык объектларны да ачыкланган җитешсезлекләрне бетерүне тикшерүдә тоту максатыннан кабат тикшерәчәкләр. Концессионерлар тарафыннан концессион килешүне гамәлгә ашыруның барышы турында квартал саен мәгълүмат бирү зарурлыгын күздә тоткан хисап формасы әзерләнде.

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан концессион килешүләр төзү һәм концессия килешүе төзү инициативасы белән чыккан затларның концессия килешмәсе объектларын куллануга бәйле эшчәнлек юнәлешләре буенча тәкъдимнәрен карау өчен башкарма хакимиятнең вәкаләтле органнары исемлеген билгеләү турында Министрлар Кабинеты карары проекты эшләнелде. Хәзер проект ведомствоара килештерү стадиясендә. Мондый тәҗрибә илнең башка төбәкләрендә күптәннән кулланыла инде.

– Җитешсезлекләрне бетерү буенча эш җайга салынган, – дип нәтиҗә ясады Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов. – Без, үз чиратыбызда, «рентген фотографиясе» ясадык, ә сезгә идарә итү карарларын кабул итәргә туры киләчәк.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына күрсәтмәләр юлланды. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына тапшырыла.



Фоторепортаж: Заседание Коллегии Счетной палаты Республики Татарстан (16 апреля 2021 года)


Документлар