16.04.2021

16 апрельдә Алексей Демидов рәислегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе 2019-2020 елларда Республика клиник туберкулезга каршы диспансерының Татарстан Республикасы бюджеты һәм ММИ Территориаль фонды чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләрен карады.

Тикшерү чарасы белән җитәкчелек иткән аудитор Илнур Мөбарәков туберкулез буенча уңай динамиканы билгеләп үтте. Соңгы өч елда авыручылар саны кимегән. 2020 елда 100 мең кешегә – 23,4, 2019 елда – 28,8, 2018 елда 29,6 очрак теркәлгән. Республикада туберкулез белән Россия Федерациясендәгегә караганда 30 процентка (41,2 очрак) һәм Идел буе Федераль округындагыга караганда 28,5 процентка (40,3) кимрәк авырыйлар. Туберкулездан үлүчеләр саны да кимеде: 100 мең кешегә 2,5 очрак (2019 – 2,7; 2018 – 2,9 иде).

– Шуның белән бергә, штатларның табиб вазифалары буенча комплектлануы 60 проценттан аз гына артык, – дип дәвам итте аудитор. – Кадрларга кытлык турында ике җирдә эшләүнең югары дәрәҗәсе дә сөйли: табиблар арасында уртача коэффициент – 1,6. Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск һәм Түбән Кама филиалларында вазыйфаларның яртысыннан артыгы вакантлы.

Тикшерелә торган чорда, мәҗбүри медицина иминияте чараларын исәпкә алып, диспансер 2,6 млрд. сум күләмендә финансланган. 43,9 млн. сумга, ягъни тикшерелгән чаралар күләменең 1,7 процентына закон бозу очраклары ачыкланган,. Финанс хисаплылыгын бозу факты буенча административ хокук бозулар турында беркетмә төзелде.

Төп бозулар (37,6 млн. сум) милектән файдалану белән бәйле. Флюорография җиһазлары белән җиһазландырылган ике КамАЗ, автобус һәм җиңел автомобиль елдан артык файдаланылмый. Чаллыдагы диспансер бинасы, ремонт тәмамланмау сәбәпле, тик тора, Казанның Урман-парк тыкрыгында урнашкан объект канәгатьләнмәслек хәлдә.

– Стационарларның күбесе санитар-эпидемиологик таләпләргә җавап бирми һәм капиталь ремонтка мохтаҗ. Чаллы филиалында аны 45 ел дәвамында (1973 елдан бирле) уздырмаганнар. Казанда Спартак ур., 115 адресы буенча флюорография бүлеге 1905 елда төзелгән агач бинада урнашкан, – дип ассызыклады аудитор.

– Безнең ике күптәнге проблемабыз – кадрлар һәм озак вакытлар яңартылмаган матди-техник база, капиталь ремонт бик күп еллар элек булган иде. Бигрәк тә аңа стационарлар, шул исәптән балалар санаторийлары учреждениеләре дә мохтаҗ, чөнки безнең авырулар озак вакытлар дәваланалар, – дип авыр сулап куйды РКПД ның баш табибы Алексей Алексеев.

Аның сүзләренә караганда, бүген кадрлар белән тәэмин ителеш 63% дәрәҗәсендә. Тик Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада бу проблема алай ук ачык чагылмаган булса, республиканың көньяк-көнчыгышында табиблар белән хәл кискен тора – кадрлар кытлыгы 65 процентка җитә.

– Һәм бу медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатына сизелерлек йогынты ясый, – дип дәвам итте А.Алексеев. – Соңгы елларда грант программалары хисабына ел саен 5-6 яшь белгечне җәлеп итә алдык. Әлбәттә, безгә күбрәк кирәк иде, бездә яшь аермасы зур бит: 30дан 55 яшькә кадәр табиблар юк диярлек.

Хисап палатасы тикшерүчеләре шулай ук авыруларның туклануын оештыруны тикшерде һәм аерым продуктлар буенча нормаларның үтәлмәвен ачыкладылар: пациентлар җиләк-җимеш, сөт продуктлары, итне алып җиткермиләр. Начар сыйфатлырак азык-төлек китерү фактлары ачыкланды. Мәсәлән, дәүләт контрактларында күрсәтелгән ит сосискалары кош итеннән һәм шул категориядә булмаган продукция белән алмаштырылган. Тикшерү барышында Түбән Кама туберкулезга каршы диспансеры туры килми торган продукцияне китерүчегә кире кайтарган. Яр Чаллы филиалында чынлыкта бер майдан гына торган ит ярымфабрикаты китерелгән.

«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖеннән диспансер бәясе башка тәэминатчыларныкыннан 51 процентка югарырак булган сөт продуктлары партиясе алынган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозуларны бетерү өчен Республика клиник туберкулезга каршы диспансерына – күрсәтмә, Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасына мәгълүмат җибәрелде.



Фоторепортаж: Заседание Коллегии Счетной палаты Республики Татарстан (16 апреля 2021 года)


Документлар