13.04.2021

13 апрельдә Россия Федерациясе Хисап палатасы видеоконференция форматында аудитның БДБ илләрендәге югары органнары өчен «Ачыклык аудиты һәм аудиттагы ачыклык» дип аталган тәҗрибә уртаклашу буенча халыкара семинар оештырды.

Zoom платформасында узган видеотрансляция аркасында чарада шулай ук РФ субъектларының тикшерү-хисап органнары, шул исәптән Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре дә катнаша алды.
Семинар барышында аудитның нигезләре, төп принциплары, тикшерү цикллары һәм сыйфатын тикшерүне үткәрүнең гамәли инструментлары турында фикер алышу узды.






Документлар