09.04.2021

Хисап палатасының оештыру бүлегендәге оештыру эшләре секторы мөдире Мария Вьюгина 2020 елгы һөнәри эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең электрон мактау тактасына кертелде.

Әлеге карар 15 иң яхшы дәүләт хезмәткәрен билгеләгән Татарстан Республиксы Президенты каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре советының Кадрлар буенча комиссиясе тарафыннан кабул ителде. Ул кандидатлар буенча төзелгән рейтингны истә тотып чыгарылды. Экспертлар кандидатларны аларның һөнәри өлкәдә ирешкән уңышлары, республикакүләм чаралар оештыруы, норматив хокукый актлар эшләүгә, проектларны тормышка ашыруга, белем бирү программаларында катнашуга, төрле дәрәҗә бюджетларга чаралар җәлеп итүгә яисә бюджетларның чыгымнарын киметүгә өлеш кертүләре буенча бәяләде.

Электрон мактау тактасы Татарстан Республикасының рәсми порталында «Дәүләт гражданлык һәм муниципаль хезмәт» бүлегендә урнаштырылган.

Документлар