Хисап палатасы командасы инде менә икенче ел рәттән Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында узган шахмат ярышында призлы урын яулый.
Узган ялларда Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка, го буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбендә дәүләт органнары вәкилләре арасында шахмат буенча шәхси-команда турниры узды.
Хисап палатасының Александр Якупов, Рамил Вафин, Оксана Гвоздь һәм Наталья Мартынова составындагы командасы кабаттан югары нәтиҗәләргә иреште – ярышта катнашкан 23 команда арасында команда зачетында өченче урын яулады.
Хисап палатасы коллективы вәкиленең тагын бер ирешкән уңышы шәхси исәптә: Рамил Вафин шахматчы ир-атлар арасында шәхси зачетта өченче урынга лаек булды.