31.03.2021

31 мартта Сочида Россия Федерациясе муниципаль тикшерү-хисап органнары Союзы Президиумы утырышы узды.

Беренче тапкыр ул дистанцион форматт үтте, һәм МТХО Союзы әгъзаларының күбесе анда видеоконференц элемтә ярдәмендә онлайн рәвештә катнашты.

Утырышның көн тәртибе үз эченә 2020 елда үткәрелгән «Россиянең иң яхшы муниципаль финанс тикшерүчесе» һәм «Тышкы муниципаль финанс тикшерүенең иң яхшы практикасы» бәйгеләренә нәтиҗә чыгару, МТХО эчке оештыру һәм эш мәсьәләләре турында фикер алышуны алды. Муниципаль финанс тикшерүен тормышка ашыру буенча үз эшчәнлегендәге гамәли тәҗрибәләре белән Калининград, Калуга һәм Ярославль тикшерү-хисап органнары уртаклашты.



Фоторепортаж: Заседание Президиума Союза муниципальных контрольно-счетных органов Российской Федерации (31 марта 2021 года, г.Сочи)


Документлар