19.03.2021

19 мартта Хисап палатасында керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында дөрес һәм тулы белешмәләр биргәндә килеп туа торган аерым мәсьәләләрне аңлату максатыннан коллектив белән эшлекле очрашу узды.

Хисап палатасы оештыру бүлегенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Ольга Вафина хезмәткәрләргә әлеге белешмәләрне тутыру кагыйдәләре һәм формалары турында оператив мәгълүмат җиткерде, булган үзгәрешләр турында хәбәр итте һәм очрашуда катнашучылар игътибарын алдагы елларда белешмәләр биргәндә ачыкланган хата һәм кимчелекләргә юнәлтте.

Документлар