18.03.2021

Россия Федерациясе Хисап палатасы вәкилләре Венгрия, Бразилия, Италия, Испания, БГӘ, Перу һәм Польшадан килгән хезмәттәшләре белән видеоэлемтә ярдәмендә шактый күп актуаль темалар буенча фикер алыштылар. Халыкара семинарларның барышын онлайн-режимда РФ төбәк ТХО да күзәтә алды.

17 мартта коррупциягә каршы тору мәсьәләсе каралды. Россия Федерациясе Хисап палатасы аудиторы Татьяна Блинова хәбәр иткәнчә, Россия Хисап палатасы үз тикшерүләрендә коррупция килеп чыгу куркынычларын ачыклауга, аларны системалаштыру һәм анализлауга, аларны юкка чыгару буенча тәкъдимнәр эшләүгә төп басым ясый. Бу юнәлеш буенча үз эшләнмәләре белән Венгрия Хисап палатасы спикерлары да уртаклашты.

Икенче көнне күпьяклы семинарда аудитның Европа, Азия Һәм Көньяк Америкадагы югары органнары вәкилләре тәҗрибә белән уртаклашты һәм яңа коронавирус инфекциясе белән бәйле рәвештә финанс ярдәменең кабул ителә торган чаралары контекстында социаль өлкәдә аудит мәсьәләләре буенча оптималь чишелешләр эзләде.



Фоторепортаж: Международные онлайн-семинары 17 и 18 марта 2021 года.


Документлар