11.03.2021

11 мартта Алексей Демидов рәислегендә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе Чүпрәле муниципаль районында соңгы өч елда бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне куллануны тикшерү нәтиҗәләре турында хисапны раслады.

2,2 млрд. сум күләмендә тотылган чаралар тикшерү узган, шул исәптән 2,5 проценты бозулар һәм җитешсезлекләр белән кулланылган. Алар тулы күләмдә бетерелергә тиеш.

Аудитор Сергей Колодников сүзләренә караганда, традицион рәвештә муниципаль милек, җир ресурслары белән идарә һәм эш итү белән бәйле бозулар һәм җитешсезлекләр шактый зур өлеш – 31,5 млн. сум тәшкил иткән. Әйтик, җир кишәрлекләрен арендалау өчен түләү буенча кичектерелгән бурыч һәм кишәрлекләрнең кадастр бәясен нигезсез киметү аркасында аренда суммасын киметү җирле бюджетны 1,8 млн. сумнан мәхрүм иткән.

Бюджетларны формалаштырганда һәм үтәгәндә бозулар 1 млн. сумга якын тәшкил иткән: Иске Чүпрәле авылы башкарма комитеты гидротехник корылмаларны карап тоту һәм агымдагы ремонтлау чыгымнарын бюджет классификациясенең туры килми торган кодлары буенча түләгән.

Бюджет акчаларын нәтиҗәсез файдалану фактлары да ачыкланды. Йолдыз авыл җирлегендә 2018 елда республика бюджетыннан бирелгән гражданнарның үзара салым акчаларын җәлеп итеп, җирле билгеләнештәге мәсьәләләрне хәл итүгә 400 мең сум күләмендә бюджетара трансфертларга ихтыяҗ юк иде.

– Районда җирле бюджетка хисап елында финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хуҗалык итүче субъектларның чиста табышының бер өлешен җирле бюджетка күчерү өлешендә җирле бюджетны тулыландыру резервлары бар, – дип саный аудитор. – Шулай, автобуста пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче «Перспектива» МУП җирле бюджетка 2018 ел нәтиҗәләре буенча алынган чиста табышның 1,1 млн. сум күләмендәге өлешен күчермәгән. Ә «Прогресс» МУП 2019-2020 еллар өчен предприятиенең салым салына торган базасы турындагы хисап мәгълүматын 400 мең сумга киметкән.

Бухгалтерлык исәбен һәм хисаплылыгын бозу нәтиҗәләре буенча вазыйфаи затларга гомумән алганда 16,8 млн. сумлык өч административ беркетмә төзелгән.

Чүпрәле муниципаль район башлыгы Марат Гафаров, үз чиратында, бозуларга юл куйган учреңдениеләр җитәкчеләрен дисциплинар җаваплылыкка тартылачак, ә районның мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе биләгән вазыйфасыннан азат ителде дип өстәде.

Ачыкланган бозуларны юкка чыгару өчен Чүпрәле муниципаль районы башлыгы исеменә Хисап палатасы күрсәтмәсе юлланды. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелә.



Фоторепортаж: Заседание Коллегии Счетной палаты Республики Татарстан (11 марта 2021 года)


Документлар