11.03.2021

11 мартта Алексей Демидов рәислегендә узган Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында Азнакай муниципаль районында 2018-2020 елларга бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне куллануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Комплекслы тикшерү чарасы барышында 3 млрд. сум күләмендә чараларны тоту тикшерелде, шуның 8,5 проценты хокук бозулар белән файдаланылган.

Аудитор Александр Якупов хәбәр иткәнчә, «Муниципаль районның авыл хуҗалыгын үстерү» муниципаль программасы кысаларында җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә төрле субсидияләр бирү юлы белән ярдәм күрсәтелә. Шул ук вакытта аларны бирү тәртибе, законнар нормаларын бозып, субсидияләр һәм механизмнар күләме турында нигезләмәләрне үз эченә алмый. Субсидияләр бүлгәндә тиешле карар кабул итү өчен шартларның ачыкланмавы коррупция күренешләренең югары куркынычын тудыра. Мәсәлән, Вәлиев крестьян-фермер хуҗалыгына – 5 тонна сабан бодае орлыгы сатып алу өчен 40 мең сум, ә Котлыев КФХына шул ук күләм өчен – 100 мең сум, ягъни барлык чыгымнар да тулысынча кире кайтарылган.

– Һәр район авыл хуҗалыгын үстерү буенча үз муниципаль программасын булдыра алмый. Сез фермер хуҗалыкларына булышканыгыз өчен рәхмәт сүзләренә лаек, – диде Алексей Демидов, район башлыгы Марсель Шәйдуллинга мөрәҗәгать итеп. – Әмма мондый ярдәм гамәлдәге Бюджет кодексы кысаларында гамәлгә ашырылырга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Хисап палатасы Рәисе Азнакай муниципаль районының Тикшерү-хисап палатасы җитәкчесе Наталья Сәлимовага әлеге программаны закон таләпләренә туры китерергә кушты.

Александр Якупов сүзләренә караганда, районның унитар предприятиеләренә дә финанс ярдәме күрсәтелгән. Тикшерү барышында «Сельхозжилсервис» МУП эшчәнлегендә аның финанс хәленә тискәре йогынты ясый торган, шул исәптән коррупция юнәлешендәге күп санлы фактлар ачыкланды. Ачыкланган фактлар буенча материаллар Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенә җибәрелде.

Районда ачыкланган хокук бозуларның шактый өлеше – 104 млн. сум – муниципаль милек белән идарә итү һәм аны куллану белән бәйле. Хисап палатасы ачыклаганча, муниципаль милек (су белән тәэмин итү челтәрләре, котельный, җир кишәрлекләре) хокук билгеләү документларын рәсмиләштермичә, чит оешмалар тарафыннан файдаланылган, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге берничә җир кишәрлеге максатчан файдаланылмаган – анда карьер ясау гамәлгә ашырылган. Аерым килешүләр буенча аренда түләве түләнмәгән, аны түләтү буенча дәгъва эше уздырылмаган. Нәтиҗәдә, җирле бюджетка 3 млн. сум күләмендә чаралар кереп җитмәгән.

Бухгалтерлык исәбен һәм хисаплылыгын алып бару буенча 81 млн. сумлык җитешсезлекләр билгеләнде, алар хуҗалык операцияләренең бухгалтерлык исәбе регистрларында тиешенчә чагылдырылмау, шулай ук акчалата исәп-хисап өчен түләүнең иң чик күләмнәреннән артып китү рәвешендә күренә. Ачыкланган фактлар буенча административ хокук бозулар турында 3 беркетмә төзелде.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен Азнакай муниципаль районы башлыгы адресына күрсәтмә җибәрелде. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән максатсыз файдалану фактлары буенча Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына һәм Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенә хәбәр ителде. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына тапшырылды.



Фоторепортаж: Заседание Коллегии Счетной палаты Республики Татарстан (11 марта 2021 года)


Документлар