05.03.2021

Бәйрәм алды җомгасы. Кояшлы, бераз салкынча иртә. Танылган «Мамадыш аша Парижга» гыйбарәсе Хисап палатасының нәфис затлары өчен бер мизгелдә «Парижга Хисап палатасы аша» итеп үзгәртелде!

КОВИД-19? Чикләрне яптылар? Шенген зонасына локдаун? Юууук, менә бит – Монмартр!!!

Сөйкемле мимнар. Күзендә җиңелчә моңсулык сизелгән аккордеончы һәм аның мавыктыргыч көйләре. Мольберт тоткан елмайган рәссам һәм аның дусларча шаржлары. Менә ачылам-ачылам дип торган март лаләләре. Итагатьле официанты, хуш исле кәһвә һәм яңа гына пешеп чыккан круассаны белән җыйнак кына урам кафесы. Динамиктан күңелгә якын матур француз җырлары яңгырый...

Salut, c est encore moi!.. Caramels, bonbons et chocolats… Et emporte au loin le parfum des roses… Paroles, Paroles, Paroles… Que tu est belle!!!



Фоторепортаж: «В Париж через Счетную палату» (05.03.2021)


Документлар