19.02.2021

19 февральдә Татарстан Хисап палатасына Камчатский крае Тикшерү-хисап палатасы Рәисе киңәшчесе Сергей Скороход килде.

Соңгы елларда, аралар ерак булуга карамастан, Татарстан һәм Камчатка тышкы дәүләт финанс тикшерүе органнары арасында үзара файдалы хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнашты, диде аралашу вакытында Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев. Шулай итеп, Камчатка крае Тикшерү-хисап палатасы Рәисе Сергей Лозовский Татарстан Республикасына эшлекле сәфәр белән ике мәртәбә килде. Шул вакытта үзара һөнәри яктан хезмәттәшлек итү һәм тәҗрибә уртаклашу гамәлиятен киңәйтү турында үзара килешүгә ирешелде. 2019 елда Казанда Камчатка ТХП делегациясе илкүләм проектларны мониторинглау системасын кертү буенча стратегик сессиядә катнашты. Үз чиратында, Татарстан Хисап палатасы вәкилләре Камчатка крае Тикшерү-хисап палатасы оештырган берничә чарада катнашты, лекцияләр белән чыгыш ясады, тәҗрибә уртаклашты.
Сергей Скороходка Татарстан Хисап палатасы төзелү һәм үсү тарихы турында, 2020 ел өчен тикшерү-ревизия эшчәнлеге, муниципаль ТХО белән үзара хезмәттәшлек һәм муниципаль берәмлекләрдә уртак тикшерүләр уздыру гамәлияте хакында сөйләделәр.
Аннан соң Ерак Көнчыгыштан килгән кунакны тышкы тикшерүнең муниципаль органнары белән урынга чыгып танышу өчен Казан һәм Яшел Үзән районы тикшерү-хисап палаталары эше белән танышырга тәкъдим иттеләр.


Фоторепортаж: Визит в Счетную палату Татарстана советника Председателя Контрольно-счетной палаты Камчатского края Сергея Скорохода.


Документлар